ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

14 февраль көнне балалар китапханәсендә  А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 7в сыйныф укучылары өчен Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланган «Үткән еллар хәтере» дип исемләнгән хәтер дәресе узды. Чарага  Әфган сугышы ветераны Шакиров Ильяс Мансур улы чакырылды. Китапханәче Багавиева Алсу балаларга Әфган сугышы башлануының сәбәпләре, чит җирләрдә башларын салган якташ солдатлар турында сөйләде. Укучылар Ильяс Мансур улының Әфганстандагы хезмәте, андагы авыр шартлар, солдатларның һәм офицерларның үзара хезмәттәшлеге, сугыш барышы турында игътибар белән тыңлады, үзләрен кызыксындырган сораулар бирде. Әфган сугышыннан кайтмаган барлык сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

«Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре Ятмас Дусай, Күкшел, Каинсар авылларында һәм Кукмара шәһәрендә яшәүче социаль хезмәтләрдән  файдаланучылар белән «Хәтирәләр яңарту терапиясе»  буенча сәламәтлек өчен файдалы чаралар оештырдылар.

2019 елның 14 февралендә Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр очен “Шәфкать” тернәкләндерү  үзәгендә педагоглар инвалид балалар өчен Изге Вәли көненә багышланган бәйрәм  уздырдылар.

2019 елның 13 февралендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кукмара муниципаль районындагы Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» тернәкләндерү үзәге Волонтерлар белән очрашу яхшы традициягә әверелде.

         Безнең балалар өчен-ул яңа дуслар,  һәм күңел ачу . "Форпост» Район отряды җитәкчесе Родыгина Г. М. белән 2019 елга уртак чаралар планы эшләнде.

2019 елның 13 нче февралендә «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагоглары Кукмара муниципаль районының янгын бүлеге белән берлектә «Безнең куркынычсызлык безнең кулларда» темасына 14 балага экскурсия үткәрде.

14 февраль көнне балалар китапханәчесе Гөлфия Хафизова Кукмара 3 нче урта мәктәбенең 1в сыйныф укучылары өчен «Китап иле буйлап " уен-сәяхәт үткәрде. Дәрес барышында балалар китапханә тарихы, китапханә китапларыннан файдалану кагыйдәләре белән таныштылар: китапханәгә ничек язылырга, китаплар ничек сайларга, абонементта һәм уку залында үзеңне ничек тотарга. Әңгәмә матур презентация күрсәтү белән үрелеп барды. Балалар бик теләп матур яңа китаплар, балалар энциклопедиясе һәм журналлар карадылар, төрле уеннарда һәм конкурсларда актив катнаштылар, әдәби геройлар турында табышмаклар чиштеләр, мультфильмнар карадылар. Чара абонементта тәмамланды, балалар зур кызыксыну белән китаплар сайладылар, уку өчен китаплар алдылар һәм «Укучының мәдәни көндәлеге»нә тамгалар куелды.

12-13 февраль көннәрендә район мәдәният йорты сәхнәсендә Ватанны саклаучылар көненә һәм герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган хәрби-патриотик җырлар һәм нәфис сүз бәйгесенең сайлап алу турлары узды.

11 февраль көнне Район мәдәният йорты сәхнәсендә Кукмара районы сугышчылары-интернационалистларга багышланган "Хәтер хөрмәткә лаек" китабын тәкъдир итү кичәсе булды.

14.02.2019 Сәрдекбаш авыл мәдәният йортында Кукмара муниципаль районы мәдәният хезмәткәрләренең семинар-киңәшмәсе булып узды.


13
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Үзәк балалар китапханәсендә С.А.Әхтәмов исемендәге урта мәктәпнең 1в сыйныф укучылары кунакта булды. Китапханә хезмәткәре Багавиева Алсу «Безнең йортта барысы да сезнең өчен " дип исемләнгән экскурсия үткәрде. Балалар презентация карады, китап тарихы, китапханә тормышы, анда күпме китап саклануын, биредәге кагыйдәләр, китапны куллану, саклау тәртибе белән таныштылар.  Балалар игътибарына «Минем беренче китапларым» күргәзмәсе тәкъдим ителде. Бик теләп китаплар– нәни, җыелма китаплар карады, балалар энциклопедиясе һәм журналларга күзәтү ясалды.  Экскурсия мультфильмнар карау белән тәмамланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International