Турнирда «Камышлы» (Камышлы), «Хыял» (Кукмара), «ветераннар» (Кукмара), «Чишмәбаш» (Чишмәбаш), «Копки» (Копки), «Туембаш» (Туембаш) командалары катнашты)
2019 елның 10 февралендә чаңгы базасында ГТО фестивале кысаларында «Татарстан чаңгы юллары-2019» узды. Чаңгы ярышларында 4 яшьтән 70 яшькә кадәрге 300 дән артык кеше катнашты.
2019 елның 10 февралендә Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендә ЮХИДИ бүлекчәсе кубогына хоккей буенча VII төбәкара турнир узды. Анда Кукмара шәһәренең«Ягуар», Нократ Аланы шәһәре «Электрон», Усть-Люгабистясе «Усть-Люга» командалары катнашты
2019 елның 9 февралендә " Олимп» Боз сараенда, Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруга 30 ел тулуга багышланган Хәтеркөнекысаларында, хоккей турниры узды. Турнирда Кукмара шәһәренең «Камышлы», «Мечта», «Ветераннар», Чишмәбаш авылының «Чишмә», Копки авылының «Копки», Туенбаш авылының «Туенбаш» командалары катнашты.
2019 елның 8-10 февраль көннәрендә Нурлат шәһәрендә « Алтын алка» клубының яшь хоккейчылары 2008 елгы командалар арасында Бөтенроссия
ярышларының республика этабы финалы узды. Турнирда 8 команда катнашты: Казан «Ак Бүре»,Буа «Арктика», Кукмара «Олимп», Алабуга «Көмеш бүреләр», Нурлат «Ледок», Арча «Драконы», Менделеевск «Айсберг», Азнакай «Соколы».
Әсән-Елга авылы китапханәчесе төрле профессия кешеләреннән торган скандинавия йөреше буенча мастер - класс оештырды. Ә авыл халкы исә, мондый хәрәкәтнең файдасын бик тиз тапты.
Тырыш авылы китапханәсе “Бәхетле балачак” дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрде. Әлеге конкурс балалар өчен үзләренең сәләтләрен күрсәтергә яхшы мөмкинлек булып тора. Бу аларның иҗади эшчәнлекләренең соңгы адымы булмас дип ышанып калабыз.
Балыклы авылы китапханәчесе бер төркем башлангыч мәктәп укучылары белән Олыяз мәдәният йортында урнашкан “Туган якны өйрәнү” музеена экскурсия оештырды. Чарада авыл тарихына кагылышлы экспонатлар, тарихи язмалар һәм мәгълүматлар туплауда авыл кешеләренең ярдәме зур булуы турында да әйтелеп үтелде.
Балыклы авылы китапханәчесе кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен сафеткалардан ясалган апликацияләргә мастер - класс үткәрде. Балалар оригами дөньясында үзләрен күрсәттеләр.
10.02.19 елда Казан шәһәрендә В. И. Ленин исемендәге мәдәният йорты базасында XXVlll А.В. Котков исемендәге рус хор музыкасы республика фестивале узды.