Кукмара үзәк китапханәсендә “Илһам Шакиров – татар халкының рухи көзгесе!” дип исемләнгән Илһам Шакировны искә алу кичәсе үткәрелде. Әлеге чарага “Салават күпере” иҗат берләшмәсе һәм бөек җырчыбыз иҗатын яраткан , хөрмәт иткән кунаклар килгән иде. Китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы кичәгә килүчеләрне бөек җырчының тормышы, иҗаты белән таныштырды. Татар халкының бөек моң иясе турында электрон презинтация күрсәтелде, видиоязмада аның җырлары тыңланды. Ә инде кичә ахырында килгән кунаклар үз истәлекләре, җылы фикерләре белән уртаклаштылар. Соңыннан ТНВ каналыннан күрсәтелгән Илһам Шакиров турында “Адәм белән Һава” тапшыруының видиоязмасын бергәләп карадылар.
9 февраль 201 9 февраль көнне Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районында Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруга 30 ел тулуга багышланган Хәтер көне кысаларында үзешчән командалар арасында хоккей турниры узачак.
Башлана: 8.30.
Сазтамак авылында скандинавия йөреше буенча мастер-класс үткәрелде
Тырыш авылы китапханәчесендә кече яшьтәге мәктәп укучылары белән “Әкиятләр иленә сәяхәт!” дип исемләнгән танып-белү сәгате үтте. Китапханәче балаларга төрле халык әкиятләре тәкъдим итте, викторина уздырды.
Зур Кукмара авылы китапханәчесе скандинавиячә йөрү буенча мастер- класс оештыруда катнашты. Тренерлар белән берлектә алар әлеге чарада катнашып, төрле хәрәкәт күнегүләре кулланып, үзләренең сәламәтлекләрен ныгыттылар.
Сәрдекбаш авылы китапханәчесе балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр белән «История профессий» дип исемләнгән әңгәмә уздырды.Чара барышында нәниләр үзләре сайлаячак һөнәрләрне санап үттеләр. Төрле кызыклы «Кем хочешь быть», «Кто что делает?», «Кому, что нужно для работы?» кебек уеннарда катнашып үзләренең осталыкларын күрсәтеп, “Такие разные профессии” дип исемләнгән мультфильм карап үттеләр.
Купка авылы китапханәчесе “Ямь һәм тәм”түгәрәгенә йөрүче апалар белән “Кич утыру” йоласын оештырды.Үзләренең яшь вакыттагы күңелле вакыйгалары белән уртаклашып , кул эшләрен эшләп матур итеп кич утырдылар.
Трыш авылы китапханәчесе сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, балалар һәм яшүсмерләр катнашында “Тау шуу бәйрәме” уздырды. Балалар төрле мавыктыргыч уеннарда уйнадылар, тәмле коймаклар белән сыйландылар. Һәр кеше бәйрәмнән кәнагать калды.
Гыйнвар аеның соңгы атнасында Кукмара муниципаль районы белем бирү учрежденияләрендә ДЙА-2019 темасына ата-аналар җыелышы узды.
Гыйнвар аенда Кукмара муниципаль районы белем бирү учрежденияләрендә ПДД темасына сыйныф сәгатьләре узды.