2019 елның мартында Татарстан Республикасы юстиция министры Р. И. Заһидуллин юридик ярдәм күрсәтү максатларында Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районында яшәүче гражданнарны видеоконференцэлемтә режимында кабул итү планлаштырыла.
Буген, 2019 елның 8 февралендә, Кукмара муниципаль районы «К.Ф.Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә педагог-китапханәчеләрнең «Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында педагог-китапханәчесенең методик эшчәнлеген камилләштерү» темасына район семинары узды.
8 февральдә балалар китапханәсе хезмәткәре Хафизова Гөлфия 4нче номерлы мәктәпнең 2а сыйныф укучылары өчен «Обитатели морских глубин» дип исемләнгән экологик дәрес уздырды. Дәрес барышында балалар диңгездә яшәүче җан ияләре турында кызыклы мәгълүматлар тыңлады, күргәзмәгә куелга китаплар белән танышты. Алган белемнәрен укучылар “Искиткеч китлар” дигән тест ярдәмендә тикшерде. Дәрес азагында балалар китлар турында видеофильм һәм мультфильм карады.
7 февраль көнне Кукмара үзәк китапханә китапханәчесе Пахомова Валентина Геннадиевна өлкән яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Сталинградская битва» дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрде. Чара барышында укучылар солдатларның , шәфкать туташларының, күрсәткән батырлыклары, Мамаев курган Павлов йорты истәлекләре белән танышып уздылар.
7 февраль көнне Кукмара үзәк балалар китапханәсендә авыл китапханәчеләре өчен АБИС “РУСЛАН” программасында эшләү буенча практик укулар оештырылды. Китапханәче Саттарова Л.Р. һәм Галиева Г.Х. китапларны электрон каталогка кертү буенча һәм ЕЧБ программасы нигезендә эшләргә өйрәттеләр.
2019 елның 6 февралендә «Ялкын «яшүсмерләр клубы базасында» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьлар берлашмасенен үзәге «Форпост» Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел тулуга багышланган хәрби-патриотик спартакиада үткәрде
Театр елы уңаеннан ,Пычак авылы китапханәчесе өлкән яшьтәге мәктәп укучылары белән театр сәнгатенә зур өлеш керткән артистларның иҗаты белән таныштыру максатыннан “Волшебный мир театра” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Балалар театрның барлыкка килү тарихы белән якынрак таныштылар.
6 февраль көнне Зур Кукмара мәдәният йортында "Яшьлегемә бер кайтыр идем" дип исемләнгән ретро-концерт булып узды."
2019 елның 1 февралендә Кукмара муниципаль районының җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр берләшмәсенең үзәге “Форпост” «Сталинград сугышы» дигән тарихи квест оештырды һәм үткәрде.
Башлана 19.00 сәгатьтә
7нче февральдә Кукмара Үзәк мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның ярдәмчесе,Кол Шәриф мәчете имамы Илфар хәзрәт Хасанов вәгазе була. Башлана 19.00 сәгатьтә. Рәхим итегез!