ЯҢАЛЫКЛАР


31
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 30 декабре. Кукмара шәһәренең үзәк чыршы мәйданында Кукмара шәһәренең 1нче һәм 2нче балалар бакчалары тарафыннан балалар өчен «Кышкы калейдоскоп»дигән мәдәни-күңел ачу программасы оештырылды.


30
декабрь, 2018 ел
якшәмбе

Яңа ел алдыннан 2018 елның 30 декабрендә «Хоккей» бүлекчәсе тәрбияләнүчеләре тренер - укытучылар Ганиев И. М. һәм Сәйфетдинов Д. Ф. җитәкчелегендә Күңелле стартлар үткәрделәр. Шулай ук ярышларда катнашучылар һәм кунаклар әкият геройлары да булды. Алар белән бергә балалар төрле уеннар уйнадылар, бозда җырлар җырладылар һәм биеделәр. Бәйрәмнең кульминациясе булып Кыш Бабай һәм Кар кызы барлыкка килде.

Әлеге чара Кукмара 4нче урта мәктәбе коллективы тарафыннан әзерләнде


29
декабрь, 2018 ел
шимбә

2018 елның 28 декабрендә «Бакыр тау»  чаңгысы комплексында  шогеллэнуче  балалар тренер Ибәтова Д. М. ата-аналар Кыш Бабай һәм Кар Кызы, һәм әкият персонажлары белән бергә  Яңа елны каршы алдылар.Тирә-якка күз салсаң, әйтерсең лә бөтен җир йөзенә ап-ак, тип-тигез келәм япканнар. Әле ул гынамы соң?Ак кардан күзләр камаша. Күк йөзе зәп-зәңгәр, бер генә болыт әсәре дә юк. Без урманга юл тоттык. Ниһаять, урманга килеп җиттек. Экият геройлары төрле уеннар, җырлар, балалар  тавышы белән урманны уяттылар. 

Барыгызны да якынлашып килүче 2019 ел белән тәбрик итәм, бәйрәм рухы, күтәренке кәеф, саулык-сәламәтлек телим.

29.12.2018 Кукмара мәдәният йорты фойесында культура хезмәткәрләренең балалары өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелде.

Яңа ел-якты, серле, кабатланмас, шау-шу куптарган, искиткеч бәйрәм. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Ел саен декабрь ахырында китапханәдә бөтен кеше Яңа Ел кәефе белән сулый.

28 декабрь көнне Кукмара үзәк китапханәсендә " Современница» хатын - кызлар клубының чираттагы очрашуы булып узды. Клуб җитәкчесе Пахомова Валентина Геннадиевна кунаклар өчен яңа ел викторинасы, Кышкы табышмаклар, конкурслар әзерләгән иде һәм кызыксындыру бүләкләре дә алды. Кичә ахырында алып баручы катнашучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм өйдә бик күп шатлык һәм бәхет, барлык җир иминлеге, зур уңышлар, муллык һәм нык сәламәтлек теләде. Китапханәдә Кичә буе шатлык, күңел ачу һәм дустанә аралашу атмосферасы хөкем сөрде, димәк, Яңа ел очрашуы узды, бәйрәм дә уңышлы узды дигән сүз!

«Яңа ел могҗизасы » бәйрәм кичәсе.

27 декабрь көнне Кукмара  үзәк китапханәсендә “Салават күпере” иҗат берләшмәсенең Яңа ел бәйрәменә багышланган  чираттагы утырышы булды. Китапханәче  Саттарова Лилия Рәис кызы язучыларны Яңа ел белән котлады, аларга иҗадый уңышлар теләде. Язучылар үткән елга нәтиҗә ясадылар, киләсе елга планнары белән уртаклаштылар. Яңа ел кәефе булдыру өчен лотерия уйнатылды. Шулай ук кунакларга төрле уен һәм викториналар үткәрелде. Кичә табын артында чәй эчү белән тәмамланды

28.12.2018 Кукмара шәһәренең узәк мәйданы каршында "Кичке уеннар" дәвам итә.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International