ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Әминә апа күркәм яшенә карамастан, бик яхшы хәтерле, тормышында булган вакыйгаларны көненә хәтле искә алып сөйли

Аш-Буҗи авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән “Экологик марафон” дип исемләнгән кичә үткәрде. Кичә барышында балалар белән иң актуаль темаларның берсе-Җир планетасының пычрануы, аны саклау, Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турында сөйләшү алып барылды. Балалар сорауларга җавап бирделәр, кроссворд чиштеләр, табышмакларга җавап әйттеләр.

1нче ярыш: Син кошларны таныйсыңмы?

2нче ярыш: Бу кайсы кош тавышы?

3нче ярыш: Кроссворд.

4нче ярыш: “Балалар сүзе”.

5нче ярыш: Дәвам ит.

6нче ярыш: “Йөзгә бер”.

7нче ярыш: “Кем тизрәк?”

Кичә Ф.Яруллинның “Терәүсез да тора биеклек” дигән шигыре белән тәмамлана.

Конкурсны оештыручылар-Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Казан дәүләт мәдәният институты.  Аның составына танылган фән һәм сәнгать эшлеклеләре, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең халык сәнгать иҗаты өлкәсендә әйдәп баручы белгечләре һәм укытучылары кергән жюрины чакырды.


16
ноябрь, 2018 ел
җомга

2018 елның 19 ноябрендә 2007 елда Яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасы Беренчелеге матчы узачак.р.

"Легион " Кукмара -  "Динамо" Казан шәһәре.

Башлана: 14.00

Зур Сәрдек авылында туып-үскән, хәзер Кукмарада яшәүче Бәдәр Кашапова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Туган көн иясен күркәм бәйрәме белән район башлыгы Сергей Димитриев тәбрикләде,чәчәк бәйләмнәре бүләк итте, Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярны шулай ук район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева һәм Зур Сәрдек җирлеге башлыгы Фәнис Фәттаховлар котлады. Бәдәр апаның хәтеренә сокланырлык.

16.11.2018е. Кукмара муниципаль район халыкка социаль ярдэм күрсэтү үзэге белгечләре Шайдуллина Ленара һәм Гарафутдинова Эльмира ведомство ара  “Таң” исемле программасы буенча Кукмара муниципаль район шифаханәсендэ йөкле хатын-кызлар белән очрашу үткәрде, аның төп темасы: “Ата-аналар һәм балалар арасында конфликт”.

Партиянең XVIII Съезды алдыннан “Бердәм Россия” париясенең Татарстан Региональ бүлеге “Яңарыш – 2018” партия дискуссияләре серияләрен дәвам итә.

Ул гражданнарны кабул итеп, әлеге органның эшчәнлеге белән бәйле сорауларга тәфсилле җаваплар бирде. Эшмәкәрләрне бигрәк тә сатып алу мәсьәләләре борчый икән, реклама өлкәсенә кагылышлы сораулар да булды.


15
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

15 ноябрь көнне балалар китапханәсе китапханәчесе Хафизова Гөлфия Кукмара ш. 3 нче урта мәктәбенең 1б сыйныф укучылары өчен китапханә белән «китап битләре буйлап сәяхәт»дип исемләнгән экскурсия үткәрде. Уен формасында балалар китапханә кагыйдәләре белән таныштылар-китаплар ничек сайларга, үз-үзеңне абонементта һәм уку залында ничек тотарга, китап белән ничек мөрәҗәгать итәргә кирәк. Китапларның китапханәдә урнашуы белән таныштылар, алар өчен яңа сүзләр: формуляр, стеллаж, каталог һ. б. бик күп китап төрлелеген күрделәр һәм китапханәдә балалар газеталары һәм журналлар укырга мөмкин икәнен белделәр.

Балалар үзләренең  әкият геройларын искә төшерделәр, күңелле конкурсларда катнаштылар, табышмаклар чиштеләр.

Чара ахырында барысы бергә мультфильм карадылар, китапханәгә язылдылар һәм өйгә китаплар алдылар. Бу егетләр киләчәктә дә даими укучыларыбыз булыр дип ышанабыз.

 

15 ноябрь көнне Үзәк китапханәсе китапханәчесе Гарипова Лилия Дамир кызы Кукмара кичке мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары өчен «В слове мы – сто тысяч Я» исемле әңгәмә үткәрде. Укучылар «Толерантность – дорога к миру» исемле буклетлар белән таныштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International