Түбән-Комар авылы китапханәчесе балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр белән «Из жизни зелёного мира» дип исемләнгән эко-квест уены үткәрде. Чара барышында китапханәче китапхапханә фондында булган язучыларыбыз В. Бианки, Н. Сладков, К. Паустовский, В. Песковның әсәрләрендә чагылыш тапкан урман сулыклар агачларны саклау кебек төшенчәлар белән таныштылар.
Түбән-Комар авылы китапханәчесе өлкән яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Дни Лермонтовской поэзии в библиотеке”дип исемләнгән шигырь кичәсе үткәрде.Укучылар өчен «Гонимый миром странник дигән китап күргәзмәсе тәкьдим ителде. Әлеге чарада балалар язучының тормыш юлын, һәм иҗатын чагылдырган әсәрләрне укыдылар, квест-уен сорауларына җавап эзләделәр.
Түбән Комар авылы китапханәчесе Лермонтов айлыгы кысаларында мәктәп укучылары белән “Мин Лермонтовны укыйм” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Чарада укучылар язучының «Белеет парус одинокий», «Смерть поэта», «Дума» кебек лирик шигырьләрен зур осталык белән башкардылар.
Балалар китапханәсендә Кукмара районы 4 номерлы урта мәктәпнең 4б сыйныф укучылары өчен китапханәче Гөлфия Хафизова “Минем Лермонтов” дип исемләнгән әдәби дәрес уздырды. Презентация ярдәмендә балалар рус язучысы М.Ю. Лермонтовның тормыш юлы белән танышты, иҗаты турында кызыклы мәгълүматлар алды. Автор сүзләренә язылган романслар яңгырады. Балалар язучының шигырьләрен укыды, “Белеет парус одинокий” шигыренә пазл җыйды, китап күргәзмәсе белән танышты.
Югары Өскебаш авылы китапханәчесе Битләнгер башлангыч мәктәбенә күчмә китапханә белән килде. Ул анда мәктәп укучыларын открытка ясау алымнарына төшендерде.
Алар анда лимонад җитештерү технологиясе белән таныштылар.
Лермонтов укулары акциясе кысаларында Түбән-Юмья һәм Иске-Юмья авылы мәктәп укучылары элеге чарада бик теләп катнашты. Китапханәче Л.И.Макарова балаларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.Укучылар хозурына «Мятежный парус Лермонтова» дип исемләнгән китап күргәзмәсе,«В мире Лермонтова» дигән презентация күрсәтелде.Чара ахырында балалар язучының «Бородино»,«Парус», «Тучи», «Мой дом» шигырьләрен бик яратып укыдылар.
Әсән-Елга авылы китапханәсе балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр өчен «Җәнлекләр дөньясына сәяхәт» дип исемләнгән экологик шөгыль үткәрде. Шөгыль уен рәвешендә алып барылды. Балалар җәнлекләрне табышмаклар һәм картинкалар аша танып белделәр.
Иске-Юмья авылы китапханәчесе Югары-Юмья авылы мәктәбендә күчмә китапханә белән килде. Анда ул китапханәгә даими рәвештә килеп торучы “Антошка”,”Кизили” җурналлары белән таныштырып, “Зечбур” газетына күзәтү үткәрде.
Манзарас авылы китапханәчесе балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән “Абдулла Алиштан балаларга әкиятләр” дигән темага әңгәмә үткәрде. Балаларны А.Алишның тормыш юлы, иҗаты китаплары белән таныштырды. Нәниләр “Чукмар белән Тукмар” әкиятен укып, зур экраннан “Бикбатыр һәм Биккуркак” әкиятен карадылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.