ЯҢАЛЫКЛАР


16
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның  унбишенче октябрендә Кукмара муниципаль районы “Тылсым” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенен гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан “Ата-аналарга тәрбия серләрен төшендерү” пограммасы кысаларыда ата-аналар нәтиҗәлеге тренингы уткэрелде, тренинг ата-аналарга ярдәм күрсәтү нисбәтеннән, балигъ булмаган балаларны тәрбияләүдә максатларны билгеләү булды.

Ошь - Юмья авылы мәдәният йортында 24 октябрьдә 13.00 сәгатьтә «Финно - угры, ты и я - вместе дружная семья» дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә узачак. Кичәдә удмурт халкының  дәртле жырлары, биюләре шигырьләре, китапханәче тарафыннан оештырылган китап күргәзмәсе урын алачак. Рәхим итегез!

2018 елның 8 октябрендә “Газизуллин исемендәге Югары Арбаш урта мәктэбендә”, “Ата-аналар университеты” технологиясе кысаларында “Тылсым”  халыкка комплекслы ярдәм күрсәтү үзәгенең  социаль педагоглары Гарәфетдинова Эльмира һэм  Мифтахова Гөлия “Компьютерга бәйлелекнең- уңай һәм тискәре яклары” дигән темага лекция сөйләделәр.

Төп шарт йөгерү түгел, ә спорт адымнары белән атлау


15
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Концерт җыр-биюләр, кызыклы скетчлар, конкурслар белән үрелеп барды, өлкәннәр үзләренең күңел көрлеген, зиһен үткенлеген күрсәтте

Вахит авылы мәдәният йортында 25 октябрьдә 13.00 сәгатьтә “Якты йолдыз булып яна балалар күңелендә” дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә узачак. Безгә кунакка Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, А.Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты, шагыйрә, Йолдыз Әдип кызы Җамалетдинова-Шәрәпова  киләчәк. Чарада  шагыйрәнең иҗатташ дуслары, шигырьләрен яратып укучы балалар, китапханәчеләр, һәм якыннары катнашачак. Шигърият яратучы малайлар һәм кызлар! Сезнең барыгызны да  кызыклы очрашуда көтеп калабыз!

Елның һәр фасылы үзенчә матур. Әмма юмартлыгы, төрле төсләргә байлыгы, ниндидер сихри тарту көче буенча көзне берни белән дә тиңләрлек түгел. Шушы уңайдан Балды-Кнә авылы китапханәчесе төрле яшьтәге мәктәп укучылары белән” Сары яфраклар” дип исемләнгән  төрле яшелчәләрдән кул эшләренә конкурс үткәрде. Әлеге конкурста балалар бик теләп катнашы.Һәркем үзенә бирелгән яшелчәдән төрле хайван, кош, параход сүрәтләрен ясап осталыкларын күрсәттеләр.

Иске-Юмья авылы китапханәчесе авыл кешеләре белән “Изге пыкрау көне” дип исемләнгән күңел ачу чарасы уздырды.Чара барышында китапханәче әлеге бәйрәмнең тарихы белән таныштырып, «Продолжи пословицу», «Отгадай загадку», хороводная игра «Сиди, сиди Петя», игра «Волшебный платок» уеннарда  бик теләп катнаштылар.

Күкшел авылы китапханәчесе Ак калфак клубына йөрүчеләр өчен "Сөмбелә- уңыш бәйрәме" дип исемләнгән кичә үткәрде. Чарага килгән өлкән буын вәкилләрен "Сөмбелә" бәйрәме белән котлады, бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырды, татар шагыйрьләренең көз фасылана, уңышка багышланган шигырьләрен укыды. Кунаклар исә бу уңайдан оештырылган әдәби викторинада үзләрен сынады.

Каенсар авылы китапханәчесе Лермонтов айлыгы кысаларында «Читаем Лермонтова» дип исемләнгән әдәби сәгать уздырды. Укучылар хозурына «В мире М. Ю. Лермонтова»  китап күргәзмәсе тәкьдим ителде. Чара ахырында балалар язучының «Бородино», «Парус», «Тучи», «Мой дом» шигырьләрен бик яратып укыдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International