Вахит авылы китапханәчесе Халык- ара туган тел көненә багышлап “И газиз туган телем!” дип исемләнгән кичә үткәрде. Туган телгә багышланган җырлар, шигырьләр башкарылды. Ике команда арасында “Тапкырлар” һәм “Җитезләр” бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә тел турында әйтемнәр, табышмаклар, сүзтезмәләр, мәкальләр һ.б. сорауларга җаваплар бирелде. Г. Гыйльмановның “Мин чын татар малае” шигыре укылды.
Байлангар авылы китапханәчесендә кече яшьтәге мәктәп укучылары катнашында “Тел-рухи байлыгы” дип исемләнгән әңгәмә үтте. Әңгәмә барышында телнең халык казанышы, меңнәрчә, меллионнарча кешеләрнең күп гасырлык иҗат җимеше. Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык, милләт югала, туган телен саклау, үстерү аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү-һәркемнең изге бурычы турында сөйләшү, фикер алышу булып узды.
17 нче февраль көнне Березняк мәдәният йортында Әфганстанда хәрби хезмәттә һәлак булган ир-егетләрне искә алу, укучыларда әти-абыйларына карата горурлык, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү максатыннан “Тирәнәя һаман яралар” дип аталган очрашу кичәсе үткәрелде. Кичә концерт номерлары, котлаулар, бүләкләүләр белән үрелеп барды. Соңыннан ветераннар чәй өстәле артында Әфган җирендә булган вакыйгаларны, иптәшләрен искә төшереп утырдылар.
Татар халкының әби- бабаларыбыздан калган гореф- гадәтләрне яңарту,укучылырны татар халык традицияләрендә тәрбияләү , татар халык уеннарын һәм җырларын өйрәтү максатыннан, Пычак авыл клубында җиденче сыйныф укучылары белән “Аулак өй ” күренеше сәхнәләштерелде.
Районыбызда авыл җирлекләре арасында районкүләм “Туган яктан илһам алып” фестиваль-конкурсының сайлап алу турлары дәвам итә. Әлеге фестиваль кысаларында, 16 февраль көнне Янил авыл җирлегендә “Туган як моңнары” дип исемләнгән зур концерт оештырылды.
21 февраль көнне балалар китапханәчесе Закирова Фирдания “Кояшкай” балалар бакчасында “Туган тел көне” дип исемләнгән бәйрәмдә катнашты. Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Китапханәче балаларга Ана телебезнең матурлыгы, байлыгы, аһәңлеге турында сөйләде. Балалар “Безнең яраткан әкиятләребез” дигән викторинада катнашты, җырлады, биеде, татар, мари, удмурт һәм рус телендә шигырьләр сөйләде. А.Алишның “Чукмар белән Тукмар” әкиятен сәхнәләштерделәр. Нәниләр Туган тел көнен бик файдалы һәм кызыклы итеп үткәрделәр.
21 февраль – халыкара туган тел көне. Шул уңайдан Кукмара үзәк китапханәчесе Сәлимова Тәскирә Харис кызы “Сөембикә”, “Салават купере”, “Ак калфак” клуб әгъзалары өчен “Тел – тарих көзгесе” исемле әдәби сәгать әзерләп үткәрде. Утырыш шигырьләр һәм җырлар белән үрелеп барды. Шулай ук “Дөньядагы иң матур тел – ул минем туган телем” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.
18.02.2018 ел Ядегәр авыл җирлегендә кышкы спартакиада уеннары уздырылды.
20 февраль көнне Аш-Буҗи авылы китапханәчесе башлангыч класс укучылары белән “Әкият иленә сәяхәт” дип исемләнгән әкият кичәсе үткәрде. Китапханәче балаларны төрле әкият геройлары белән таныштырды, төрле мавыктыргыч уеннарда катнашып викторина сорауларына җавап эзләделәр.
20 февраль көнне “Миләшкәй” балалар бакчасында Халыкара туган тел көненә багышлап “Туган телем-якын дустым” дип исемләнгән әңгәмә-дәрес үтте. Дәрестә балалар китапханәчесе Закирова Фирдания презентация ярдәмендә балаларга туган тел бәйрәме турында сөйләде, татар халык мәкаль-әйтемнәре, табышмаклары белән таныштырды. Балалар яңа кайткан китаплар карады, “Агачлар да авырый” татар халык әкиятен сәхшәдә уйнап күрсәттеләр.