ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

15 февраль көнне Кукмара үзәк китапханә хезмәткәре Саттарова Лилия Рәис кызы Ч.Т. Айтматов исемендәге Кукмара  №1 гимназиясенең 10 сыйныф укучылары өчен ” «Әфганистан ярасы» исемле батырлык дәресе үткәрде.

Һәр елның 15нче февралендә совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылу көне билгеләп үтелә. 10 ел буе барган сугыш Советлар Союзының 15 мең гражданын югалту белән нокта куелды. Һәм, билгеле, совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарган көн ветеран әфганчыларарны хөрмәтләү һәм һәлак булган барлык сугышчы-интернационалистларны искә алу, хәтер көне дә.

Бүгенге көндә исә Россиядә Әфганстан ветераннарына хөрмәт белән карыйлар. Илдә Әфган сугышында һәлак булганнар истәлегенә мемориаль комплекслар төзелде. Зур һәм кечкенә шәһәрләрдә дә 15нче февраль көнне инициативалы ветераннар тарафыннан митинглар оештырыла, әфганчыларның дуслары, якыннары, туганнары, яки патриотик рухтагы кешеләр әлеге сугышта һәлак булганнарны искә алалар.

Шушы уңайдан Лубиян авылы китапханәчеләре колледҗ студентлары белән«Афганистан - живая память» дип исемләнгән батырлык дәресе уздырды.Чарада солдат хатларыннан өзекләр укылды,шушы җирлектә туып үскән, Афганистан сугышында катнашкан геройларның истәлекләреннән алынган китап- җурналлардан ясалган күргәзмә белән танышты.

14 февраль көнне Лубиан авылы китапханәчеләре  урман техникумы студентлары белән герой шагыйрь Муса Җәлилне искә алу кичәсе үткәрде. Чарада шагыйрьнең батырлыклары турында сөйләнелде, соңыннан “Варварство” дип исемләнгән аудиошигырь тыңладылар.

14 февраль көнне Балдыкня авылы китапханәчесе мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Наш богатый родной язык» дип исемләнгән  дәрес-әңгәмә уздырды. Урдмурт халык әкиятләренә нигезләнеп язылган Лопшо Педунем әсәрләренә күзәтү ясалды.Төрле кызыклы мавыктыргыч уеннарда үзләренең көчләрен сынаштылар.

14 февраль көнне балалар китапханәсендә “Салават күпере” милләтара аралашу клубының чираттагы “Зимние посиделки” дип аталган әңгәмә-дәрес узды. Дәрес клубның җитәкчесе Гайнутдинова Нүрия һәм Ош-Юмья авылы китапханәчесе Хабарова Зоя  белән берлектә алып барылды.   Дәрес рус һәм удмурт телендә узды.  Телне, милләтне, гореф-гадәтләрне саклауның әһәмиятен билгеләү максатыннан үткәрелгән дәрестә балалар удмурт халкының мәдәнияте, фольклор әсәрләре (легенда, миф, әкият), милли киемнәре, ризыклары  турында сөйләштеләр. Удмурт халкының хәрәкәтле уеннарын искә төшерделәр, табышмак, мәкаль-әйтем, тизәйткечләр темасына кагылган кроссворд чиштеләр.

Балалар илебездә төрле милләт вәкилләре үзара тату булырга, бер-берсен хөрмәт итеп яшәргә кирәк икәнлеген белеп үсәргә тиеш. 


14
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

14 февральдә китапханәче Закирова Фирдания 4 нче номерлы мәктәпнең 3А сыйныф укучылары өчен “Муса Җәлил –патриот шагыйрь” дип исемләнгән Хәтер дәресе үткәрде. М.Җәлилнең тууына 112 ел тулуга багышланган әлеге дәрестә укучылар шагыйрьнең иҗаты, тормышы турында мәгълүмат алдылар, китаплары белән таныштылар. Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгы, туган илгә хөрмәте, балалар өчен язган шигырьләре турында китапханәче тәфсилләп укучыларга җиткерде. Балалар аның шигырьләрен укыдылыр, М.Җәлил сүзләренә язылган җырлар тыңладылар. 

Авыл җирлекләрендә үткән ел башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары Түбән Үрәс һәм Чарлы авыл җирлекләрендә үткәрелде. 

13 февраль көнне китапханәче  Сәлимова Тәскирә Харис кызы, "Ак калфак" иҗтимагый оешма әгъзалары белән берлектә  "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә  ял итүче пенсионерлар өчен "Һәркемнәң үз сукмагы" исемле, Татарстан Республикасының халык шагыйре, язучы, драматург, Фәнис Яруллинга 80 ел тулуга багышланган әдәби сәгать үткәрде.  Чарада язучыга багышланган компьютер презентациясе күрсәтелде.

13 февраль көнне Байлангар авылы китапханәсендә урта яшьтәге мәктәп укучылары белән “Без-Җәлил оныклары” дип исемләнгән  слайд әңгәмә  үтте. Әлеге чарада китапханәче балаларга Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты һәм сугышта күрсәткән батырлыклары, турында сөйләп үтте.  Кичә китап күргәзмәсе янындагы әңгәмә белән тәмамланды.

Нырты авылы китапханәчесе өлкәннәр өчен француз язучысы Ж. Вернның тууына 800 ел булуга багышланган “Великий мечтатель и путешественник» дип исемләнгән слайд -әңгәмә курсәтте. Язучының тормыш юлы, беренче романы «Пять недель на воздушном шаре» зур уныш алып килүе, барлыгы 65 роман ижат итүе һәм  әдәби ижатлардан тыш , сәяхәт итәргә яратканы турында сөйләнелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International