Һәр көнне без бик күп иске әйберләр ташлыйбыз, алар безгә кирәк булмас кебек тоела. Ә иҗади кешеләр аларга яңа куллану уйлап табалар. Мастер-классны алып баручы Елена Ипатова иске пәлтәдән жилет һәм юбкадан тора торган костюм тегәргә өйрәтте. Мастер-класс электрон презентация белән үрелеп барды.
Вахит авыл китапханәсендә 2 сыйныф укучылары балалар белән "Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны” дип исемләнгән китапханә сәгате үткәрелде. Төп максаты: Китапка сакчыл караш тәрбияләү, матур әдәбият белән кызыксыну уяту. Китапханәче Хаҗиева балаларны китапханәгә яңа алынган китаплар белән таныштырды. Китап турында шигырьләр укылды. Телисеңме, ал укы. Космонавтлар турында, Телисеңме дөнья гиз, Утырып бер урында. Монда һәркем бик тыйнак, беркем утырмый уйнап, Утыралар шым гына, барын белеп тын гына. Китап турында мәкальләр әйтелде. Китап –гаҗәеп зур хәзинә. Ул кешеләргә еллар буе хезмәт итә. Шуның өчен аны яратырга, хөрмәт итәргә һәм сакларга кирәк. Әдәби сәгать "Китап” шигыре белән тәмамланды. Китап- киңәшчең синең. Дустың, ярдәмчең синең. Ул хөрмәткә бик хаклы. Кадерлә син китапны Почмакларын бөкләмә, битләрен дә ертма син, керле кул белән аны, беркайчан да тотма син. Соңыннан балаларга укырга китаплар бирелде.
Пычак авылы китапханәчесе мәктәп укучылары өчен Лев Толстойның 190 еллыгы уңаеннан оштырылган язучының тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырган күргәзмә тәкьдим итте.
17нче январь көнне Өлге авылы китапханәсендә бик матур кичә “Башваткыч” уены булып узды. Тормыш- көнкүреш сферасында балаларның белемнәрен арттыру, гаиләләр дуслыгын ныгыту максатыннан оештырылган иде бу чара. Башваткычның тормышчан сораулардан төзелуе катнашучыларга да, тамашачыга да кызыклы булды. Тамашачылар да читтә калмады. Алар өчен дә кызыклы сораулар әзерләнгән иде. Уенда катнашырга чакырылган өч гаилә арасында барган кызыклы да, киеренке дә көрәштә Гарифуллиннар гаиләсе җиңү яулады.
17 нче гыйнварь көнне Югары Өскебаш авыл китапханәсе, балаларның сәламәтлеген кайгырту йөзеннән башлангыч мәктәп укучылары белән кышкы табигатькә чангы шуарга чыкты. Чангыга беренче басуларына карамастан кечкенә дусларыбызда чаңгы юлыннан бик оста гына йөрделәр. Кәефләре күтәрелеп, битләре алсуланып чыкты. Янәдән очрашырга дигән уйлар белән өйләренә таралыштылар.
17 гыйнвар көнне Аш-Буҗи авылы китапханәсендә, 1 сыйныф укучылары өчен “Шәфкатьлелек бизи кешене” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында балаларга яхшылык, изгелек һәм шәфкатьлелек турында сөйләп кителде. Балалар мәрхәмәтле, изге күңелле кешеләрнең эш-гамәлләре белән таныштылар, аларның кешелеклелек кебек яхшы сыйфатларын үзләренә өлге итеп алдылар. Китаплардан яхшылык, яманлык турында язылган шигырьләр, әсәрләр укылды.
Зур Сәрдек авылы китапханәсенең уку залында балалар язучысы, А.Алиш исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Х. Халиковның тууына 85 ел тулу уңаеннан “Әдәби хәзинә” дип аталган китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмәнең цитатасы итеп «Иң яхшысы – балаларга!» дигән юллар алынды. Чыннан да, әлеге сүзләрдә хаклык зур: шигырьләр, җырлар, шигъри әкиятләр, табышмаклар, тел шомарткычлар, сәхнә әсәрләре авторы Х.Халиков балалар өчен иҗатында зур уңышларга ирешкән шәхес. Чөнки аның һәр әсәре баланы кызыксындыра алуы белән әһәмияткә ия. Китапханәдә дә Х.Халиков китаплары киштәдә тузан җыеп ятмый. Китап укучы балалар Х.Халиков китапларын яратып укыйлар, шигырьләрен яттан өйрәнеп конкурсларда призлы урыннар алалар. Язучының юбилее уңаеннан китап күргәзмәсе янында иҗаты буенча интеллектуаль уен оештырылды. Чара барышында укучылар күмәкләшеп уку, рольләргә бүлеп уку кебек иҗади эшләрдә катнаштылар, библиографик биремнәр үтәделәр, табышмакларга җаваплар таптылар, тизәйткечләр әйтеп телләрен шомарттылар.
Купка авылы китапханәчесе бер төркем әкият сөюче балалар белән, атаклы рус әдибе Лев Толстойның тууына 190 ел уңаеннан “Әкият иленә сәяхәт”дигән исемләнгән “Өч аю”әкиятен сәхнәләштерде. Иң элек балалар китапханәче тарафыннан Лев Толстойның тормыш юлы һәм иҗатына нигезләнеп эшләнгән презентацияне карадылар, аннары сәхнә артына чыгып үзләренең осталыкларын күрсәттеләр .Әлеге очрашудан һәркем кәнагатъ калды.
Зур Сәрдек авылы китапханәчесе мәктәп укучылары өчен «Великий Лев Толстой» дип исемләнгән китап күргәзмәсен тәкьдим итте. Күргәзмәгә куелган китаплар укучыларда зур кызыксыну уятты. Ә китапханәчебез исә язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында әңгәмә үткәрде.
16 гыйнварь көнне Мәмәшир авылы китапханәчесе балалар язучысы, шагыйрь Хәкимҗан Халиковның тууына 85 еллыгын билгелэп , Мәмәшир урта мәктәбенең башлангыч класс укучылары белән ”Канатлы дөнья” исемле китап кургәзмәсе буйлап сәяхәткә чыкты. Китапханәчебез исә шагыйрьнең балалар дөньясын төрле яклап гәудәләндергән ихлас, шигырьләрен укыды. Ә инде алар өчен иң охшаганы сөйләм кимчелекләрен бетерергә ярдәм итә торган телшомарткычлары булды. Язучының мөстәкыйль фикейөртергөйрәтә торган сәхнә уеннары, төрле шигъри башваткычлары, табышмаклары да балалар тарафыннан бик теләп кабул ителде . Кыскасы, язучы Хәкимҗан Халиков иҗаты балаларда зур кызыксыну уятты, аларга канатлар куйды.