Түбән Арбаш авылы китапханәчесе кече яшьтәге мәктәп укучылары белән Әминә Бикчәнтәеваның 105 ел тулу уңаеннан “Балачак шагыйрәсе” дип исемләнгән хикәяләреннән кычкырып укуны оештырды. Һәм аның хикәяләреннән төзелгән сорауларга җавап эзләү бәйгесе үткәрде.
Вахит авылы китапханәчесе 1-4 сыйныф укучылары белән шагыйрь һәм драматург Илдар Юзеевның иҗатына багышланган сыйныф сәгате үткәрде.Чарада балалар шагыйрьнең иҗаты, тормыш юлын чагылдырган презентация карадылар.
Армиягә китүче егетләр Мәскәү һәм Иваново шәһәренең хәрби частьләрендә хезмәт итәчәкләр
29 гыйнвар көнне үзәк китапханә китапханәчесе Гарипова Лилия Дамир кызы Кукмараның кичке (сменалы) мәктәбенең 9 класс укучылары өчен «Без – булачак студентлар» исемле һөнәри юнәлеш бирүче дәрес үткәрде. Чара ахырында балаларга «Һөнәреңне дөрес сайла» исемле буклетлар өләшенде.
Батырлык дәресе “Сугыш. Блокада. Ленинград”.
26 январь көнне үзәк китапханә китапханәчесе Загидуллина Гульнара Фаритовна “Мелосердие” тернәкләндерү үзәгенә йөрүче яшьүсмерләр өчен “”Сугыш. Блокада. Ленинград” исемле батырлык дәресе үткәрде. Әлеге чарада «Непокоренные» исемле фильм күрсәтелде.
25 январь көнне үзәк китапханәдә китапханәче Саттарова Лилия Раисовна “Салават күпере” иҗат берләшмәсе өчен «Январь аенда туган юбилярлар” исемле әдәби сәгать үткәрде. Әлеге чарада язучылар турында презинтация күрсәтелде.
25 нче январь көнне КЦСОН “Тылсым” да ял итүче пенсионерлар өчен китапханәче Салимова Таскирә Харис кызы “Моңнар бәйрәме” исемле әдәби- музыкаль кичә үткәрде. Әлеге чара шагыйрә Гөльшат Зәйнәшеваның 90 еллык юбилеена багышланган иде. Кичә барышында Тәскирә Харисовна пенсионерларны шагыйрәнең тормыш юлы , иҗаты белән таныштырды. Мәдәният хезмәткәре Альфинур Юнусова башкаруында Гөльшат Зәйнәшева сүзләренә язылган җырлар яңгырады.
25 январь көнне Манзарас авылы китапханәчесе “Әкият балалар бакчасына йөрүче балалар белән С.Я.Маршакка багышлап “Маршак һәм балалар” дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрде.Китапханәче нәниләрне язучының китаплары белән таныштырды.Әлеге чара“Кошкин дом” дигән мультфильмын карау белән тәмамланды.
Күренекле татар шагыйрәсе, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Гөлшат Зәйнәшеваның тууына 90 яшь тулу уңаеннан Купка авылы китапханәчесе мәктәп укучыларын “Тыңларсыңмы җырларымны” дип аталган китап күргәзмәсе белән таныштырды. Әлеге күргәзмәдә шагыйрәнең "Бәхет кошым", "Ирексездән әрәмтамак", "Гайфи бабай, өйлән давай", Җаным жәл түгел сиңа" комедияләренең һәм йөзгә якын җыр авторының иҗаты белән тулырак танышырга мөмкинлек булды.
17.01.2018 елда Кукмара муниципаль район халыкка социаль ярдэм күрсэтү үзэге белгечләре Шайдуллина Ленара Вильсор кызы һәм Гарафутдинова Эльмира Равиль кызы ведомство ара “Рассвет” исемле программасы буенча Кукмара муниципаль район шифаханасендэ йөкле хатынкызлар белән очрашу үткәрде.