16 январь көнне Мәмәшир авылы китапханәчесе мәдәният йорты каршында оештырылган ”Скандинавиячә йөрү"төркеменә “Җәяү йөрү файдалы” исемле әнгәмә үткәрде, әлеге темага кагылышлы китаплар тәкъдим итте.
16 гыйнварда үзәк китапханә китапханәчесе Заһидуллина Гөлнара Фәрит кызы, яшүсмер балалар белән берлектә «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә «Кышын кошларны ашатыгыз» дигән акциясе үткәрде. Балалар кышлаучы кошлар өчен җимлекләр әзерләделәр һәм тернәкләндерү үзәге ишег алдында элделәр.
Балачакның иң күңелле бәйрәмнәреннән булган Яңа ел бәйрәменең шулай тиз үтеп китүе белән күңел һич тә килешә алмый. Шуңа күрә безнең халык искечә Яңа елны да зурлап бәйрәп итәргә ярата. Шушы уңайдан, Кәркәчеч авылы китапханәчесе Ташлы-Елга авылында өлкәннәр һәм балалар катнашында булып узган“Иске Яңа ел “ бәйрәмен уздыруда катнашты. Олысы кечесе әлеге бәйрәмдә бик теләп катнашты. Ә иң төп герой Кыш Бабай булды.Ул балаларны бәйрәм белән котлады, аларга бәхетле балачак, сәламәтлек, тынычлык, игелек һәм уңышлар теләде.
Пычак авылы китапханәчесе мәктәп укучылары белән берлектә Хәкимҗан Халиковның тууына 85 ел тулу уңаеннан “Бер очрашу” дигән китап күргәзмәсе тәкҗдим итте. Әңгәмә барышында Галимова Ф. Р.балаларны язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырды. Балалар язучысы Хәкимҗан Халиковның мавыктыргыч вакыйгаларга, көтелмәгән борылышларга hәм юморга бай шигъри әкиятләре тупланган “Канатлы куян”, “Сакчыл күркә”, “Рәхим итегез ” дигән китапларын укып фикер алыштылар.
Пычак авыл китапханәсендә, китапны көмәкләшеп уку оештырылды. Бөек шагыйребез Г.Тукайның балачагы турында мәгълүмат бирелде, аның балачагы турында әңгәмә корылды. Балалар яраткан шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр. Китап, белем турында мәкаль-әйтемнәргә дә урын бирелде. Балалар китап уку кагыйдәләре белән дә таныштылар.
Тат –Тулба авылы китапханәчесе табигать темасына китаплар күргәзмәсенә күзәтү ясау; укучыларда тере табигатькә сакчыл караш, мәхәббәт тәрбияләү; кыргый һәм йорт хайваннары турында булган белемнәре белән фикер алышу;хайваннар турындагы китапларны пропагандалау максатыннан яңа китапларга күзәтү һәм әңгәмә үткәрде. Укучылар хайваннар турындагы китаплардан узләре яраткан һәм кызыксынган хайваннар турындагы урыннарын укып курсәттеләр. “Хайваннар иленә сәяхәт” дигән презентация карап үттеләр.
Үзәк китапханәдә яңа китаплар күргәзмәсе эшли. Әлеге күргәзмәдә төрле авторларның, төрле жанрдагы һәм төрле темага караган яңа китаплары тәкъдим ителгән. Китапханәче Пахомова Валентина Геннадиевна китап укучылар өчен әлеге күргәзмәгә күзәтү үткәрде.
Күкшел авылы китапханәче “Хуш, киләсең Кыш бабай” дип исемләнгән чарага килгән балаларны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлады. Мавыктыргыч күңел ачу программасы, уеннар, һәрбер кешенең күңеленә хуш килде.
Зур Кукмара авылы китапханәчесе кече яшьтәге мәктәп укучылары белән “Чәчәк ата, яши, матурлана, туган ягым- газиз төбәгем” дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында әңгәмә үткәрде. Әңгәмә Кукмарабызда урнашкан истәлекле урыннарны искә төшерүдән, авыл чишмәләрнең барлыкка килү тарихы турындагы маглүматларны җиткерүдән башланып китте. Укучылар белән Кукмара һәм Зур Кукмара авылы турында язылган китапларга күзәтү ясалды.
Туган җир, туган як- hәр кеше өчен изге нәрсәләр. Кечкенәдән сабый күңе-лендә туган якка мәхәббәт тәрбияләү зур тырышлык сорый әлбәттә. Шушы уңайдан Аш-Буҗи авылы китапханәчесе, төрле яшьтәге балалар өчен “Туган якның ачык китабы” дигән темага әңгәмә үткәрде. Чара барышында балалар авылның исеме каян килеп чыкканын, элек яшәгән кешеләр турында бик күп магълүмәтләр ишеттеләр. Әлеге әңгәмә балаларда зур кызыксыну уятты.