ЯҢАЛЫКЛАР


3
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

3 январь көнне Чура авылы китапханәчесе “Серле Чыршы утлары” дип исемләнгән балалар елкасы үткәрүдә катнашты. Кичәдә төрле кызыклы скетчлар, җыр-биюләр, лотерея уеннары, оештырылды. Җиңүчеләргә Кыш бабай призлары бирелде.

 Зур Кукмара авылы китапханәчесе бал маскарад бәйрәме  үткәрүдә катнашты. Бәйрәмдә бик күп костюмнар, күңелле уеннар, матур биюләр, җырлар, шигырьләр яңгырады. Халык чын күңелдән ял итте. Барлыгы 270 ләп кеше катнашты.

1 январь көнне Зур Кукмара авылы китапханәчесе яңа ел лотереясы билеты уйнату кичәсендә катнашты. Елдагыча үткәрелгән әлеге бәйрәмдә кыйбатлы бүләкләр үз ияләрен тапты.

Мәмәшир   авылы  китапханәчесе шушы авылдан чыккан шәхесләрнең тормышы белән  якынрак таныштыру максатыннан, “Таныш булыгыз: авылыбыз тарихы” дип исемләнгән китап күргәзмәсен укучылар хозурына тәкьдим итте.

Мәмәшир   авылы  китапханәчесе “Могҗизалы Яңа ел”   исемле чыршы әйләнәсендә уен-тамаша үткәрүдә катнашты.

Мәмәшир авылы китапханәчесе балалар бакчасында "Кыш бабайда кунакта” дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрүдә катнашты. Чара барышында балалар белән төрле уеннар уйнатылды, бәйрәм кунаклары Кыш бабай һәм Кар кызына балалар үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Китапханәче балалар белән мавыктыргыч  викторина уздырды.

Күкшел авылы китапханәчесе төрле яшьтәге балалар белән “Кем зирәк - әйт тизрәк”дип исемләнгән табышмаклар кичәсе үткәрде. Балаларга халык авыз иҗатының бер төре булган табышмаклар турында аңлатылды. Аннары балалар үзләренең тапкырлыкларын күрсәттеләр, табышмакларга җаваплар бирделәр, башваткычлар чиштеләр. “Татар халык иҗаты” китап күргәзмәсе белән таныштылар.

3 гыйнвар көнне Аш-Буҗи авылы китапханәсендә шагыйрь һәм драматург Илдар Юзеевның тууына 85 ел тулу уңаеннан “Илдар Юзеев-күренекле татар шагыйре” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.Укучыларга  шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләнелде шигырьләре укылды.


29
декабрь, 2017 ел
җомга

Белүебезчә мәктәпләрдә кышкы  каникуллар башланды.  Шул исәптән Березняк авылы китапханәчесе балаларның кышкы ялларын дөрес һәм файдалы  итеп үткәрүне күздә тотып башлангыч класс укучылары белән “ Без уеннар яратабыз” дип исемләнгән интеллектуаль - уен үткәрде. Уен барышында, балалар кыш аена кагылышлы сорау-биремнәрдә үзләренең белемнәрен сынадылар. Уен нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә әдәби –китап тапшырылды. Балалар өйләренә  күтәренке кәеф белән таралыштылар.

 

Үрәсьбаш авылы китапханәчесе “Чулпан” балалар бакчасында ясле төркеме балалары белән Яңа ел бәйрәме үткәрүдә катнашты. Кечкенә сабыйларны матур итеп бизәлгән зал һәм чыршыкай каршы алды. Бәйрәмгә Кыш Бабай, Кар кызы, урман җәнлекләре кунак булып килделәр. Балалар Кыш Бабайга багышланган җырларны түгәрәктә әйләнеп җырладылар. Бәйрәмнән соң ул балаларга үзенең буләкләрен өләште. Бәйрәм бик күңелле үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International