28 декабрь көнне Аш-Буҗи авылы китапханәчесе, балалар өчен “Яңа ел мизгелләре” дип исемләнгән рәсем конкурсы оештырды.
Безнең балаларның балачагы бәхетле булсын дисәк, алар тормышында беренче төп урынны уен алып торырга тиеш. Бала уйный-уйный тормышны өйрәнә. Бала тормышын уеннарсыз күз алдына да китереп булмый. Бала уйный, димәк, ул өметле. Балаларны халык культурасына тарту, театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан Яңа Сәрдек авылы китапханәчесе мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән “Тылсымлы әкиятләр” дип исемләнгән викторина үткәрде. Андерсен әкиятләре буенча үткәрелгән әлеге викторинада, әкиятченең биографиясе белән танышу һәм «Гадкий утенок», «Дюймовочка», «Огниво» әкиятләрен карау балаларда зур кызыксыну уятты.
Тат-Тулба авылы китапханәчесе яшьләрне тормышта дөрес яшәү рәвешләрен сайлап алу мөмкинлеге үзләреннән генә торганына инандыру, наркотиклар куллануга тискәре мөнәсәбәт формалаштыру, наркотикларның тормышта үз урыныңны, үз юлыңны табарга чик куюы турында күзаллаулар булдыру, наркоманиянең таралу куркынычына бәя бирү, шәхестә наркотиклар куллануда саклану формалаштыруны актуальләштерү, аларга бәйлелек барлыкка килүне кисәтү, үз-үзеңне тота белү максатыннан студент - яшьләр белән “Җиде кат үлчә, бер кат кис” дигән түгәрәк өстәл артында сөйләшү уздырды.
Яшьләргә теләк шул: әти-әниләрегезнең сезне кеше итү өчен түккән көчләрен, аларның изге теләкләрен аклагыз! Киләчәктә үзегезне зарарлы гадәтләр колына әйләндермәгез, тормышыгызның хуҗасы булып, чын кешеләр булып яшәгез!
Тормыштагы һәр адымыгызны ясаганда татар халкының “Җиде кат үлчә, бер кат кис” дигән мәкален онытмагыз!
Ятмас –Дусай авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән кышкы табигатькә экскурсиягә чыкты.Алар бергәләшеп чыршы янында төрле кызыклы уеннар уйнап, истәлеккә фоторәсемгә төштеләр.
Ятмас –Дусай авылы китапханәчесе балаларның кышкы каникулларын күңелле һәм мавыктыргыч итеп оештыру максатыннан “Сабантуй кунакка килгән” дип исемләнгән китапханә сәгате үткәрде.Укучылар “Сабантуй” җурналы белән якынрак танышып, кызыклы мәкаләрдән өзекләрне бик яратып укыдылар.
Халкыбызның борынгыдан килгән чәй эчү традициясе, аның барлыкка килү тарихы, чәйнең сәламәтлеккә йогынтысы, файдасы белән таныштыру, максатыннан Кәркәвеч авылы китапханәчесе “Күңел җылысын биреп”дип исемләнгән чәй эчү бәйрәме үткәрде. Әлеге чара авылның өлкән яшьтәге китап укучылыры катнашында бик мавыктыргыч үтте.
Аш-Буҗи авылы китапханәчесе,башлангыч сыйныф укучылары өчен “Сәламәтлек үзе бәхет” дигән темага КВН уздырды. Сәламәт яшәү рәвеше формалашуга йогынты ясау; вакытны дөрес бүләргә өйрәтү; дөрес туклану кирәклеген төшендерү; укучыларның күзаллауларын киңәйтү, коммуникатив сәләтләрен, төркемдә эшләү күнекмәсен үстерү максатыннан уздырылды.Әлеге чарада укучылар сорауларга җавап эзләделәр мәкальләр әйттеләр, табышмакларга җавап таптылар. Кичә ахырында укучылар “Сәламәт булыйм дисәң” проектын төзеделәр. Кичә бик күңелле үтте.
Елның иң сихри фасылы – кышка аяк бастык. Яңа елга да күп калмады. Димәк, чыршы киендерергә, бүлмә бизәргә вакыт җитте дигән сүз. Шушы уңайдан Тат-Тулба авылы китапханәчесе “Почемучки” клубына йөрүче укучы балалар белән, бүлмә бизәү өчен төрле чылбырлар, кар бөртекләре, уенчыклар ясауны оештырды.
9 декабрьдә Россиядә Геройлар көне буларак билгеләп үтелә, ә бу – Ватаныбыз азатлыгы өчен тормышларын кызганмаган чын батырларны хөрмәтләп искә алу өчен тагын бер сәбәп. Шул уңайдан, Зур Сәрдек мәдәният йортындагы “Туган як” музеенда безнең китапханәчебез ачык ишекләр көне үткәрде. Әлеге чараны үткәрүнең максаты - үз Ватанын яратучы гражданнар тәрбияләү, Россия геройларын хөрмәтләп искә алу, тарихи даталарга игътибарлы булырга кирәклеген төшендерү, буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту. Музейга килүчеләргә шушы көннәрдә илебез күләмендә билгеләп үтелгән Сугышчан дан көне, аның тарихы турында да мәгълүмат бирелде. Музейга килгән өлкән буын вәкилләре Сөләйманова Рүзилә апа, Гайфетдинова Рашидә апа, Шакирова Минебану апа, Сөләйманов Вәкил абый мәктәп укучыларына авылыбыз тарихына кагылышлы истәлекләр сөйләделәр. Исеме авылыбыз тарихына алтын хәрефләр белән язылган легендар шәхес - Соцалистик Хезмәт Герое, полк улы, Бөек Ватан сугышы ветераны Камил ага Шакиров турындагы истәлекләрне дә балалар бик кызыксынып тыңладылар. “Үткәнен белмәгәннең, киләчәге юк”, - дип әйтүчеләр хаклы шул. Бу көнне музейда булган мәктәп укучылары өчен әлеге чара чын тәрбия дәресе булды. Бу балалар туган Ватанына хезмәт итүче, буыннар арасындагы бәйләнешне саклаучы, үткәндәге батырлыкларны киләчәк белән ялгаучы һәм традицияләргә тугры калучылар булып үсәрләр, дип ышанасы килә.