9 сентябрьдә Кукмара шәһәренең “Добреев” кибете янындагы мәйданда “Бал” ярминкәсе була. Анда бал, яшелчәләр, ит сатылачак.
Башлана 8 сәгатьтә.
Югары Арбаш мәдәният йортында 8-9 сыйныф укучылары белән "Без спиртлы эчемлекләргә каршы" дип аталган тематик әңгәмә үткәрелде.
Янил авылы китапханәчесе тарафыннан киң катлам китап укучылар өчен “Айсылу” һәм “Путь в никуда” фильмнарын карау оештырылды.
Чишмәбаш авылы китапханәсендә “Эчкечелек- гасыр чире” дигән чара үткәрелде. Чара барышында эчкечелекнең сәламәтлеккә, кешелек тормышына, җәмгыятькә бик күп зыян китерүе турында сөйләшенде. Эчкечелекнең зыяны турында язылган китапларга күзәтү ясалды, презентация каралды.
Зур Кукмара 10 сентябрь көнне мәдәният йортында “Яшел еланнан сак булыйк” дигән темага яшьләр арасында тәрбия сәгате уздырылды. Яшьләргә эчкечелек һәм тәмәке тартуның ни дәрәҗәдә кеше организмына зыянлы икәне турында аңлату эшләре алып барылды. Әңгәмәнең ахырында шундый нәтиҗә: “Сәламәт тәндә - сәламәт акыл ”.
9 сентябрь көнне Чишмәбаш авылы китапханәсендә “Терроризм – кешелек дошманы” дигән чара үткәрелде. Чара барышында авыл яшьләренә терроризмның нәрсә аңлатканын, террористларның максатлары нидә икәнлеге хакында сөйләнелде. Шартлаткыч җайланма урнаштыруның билгеләре белән таныштырылды, тест сорауларына җаваплар бирелде.
Быел Татарстан Президенты карары нигезендә республикада иң нәтиҗәле эшләгән 200 комбайнчы 100әр мең сум күләмендә премия алачак. Премияләрнең 150се бөртек суктыручы комбайннар экипажларына, 50се игеннәрне теземнәргә салучыларга биреләчәк. Әлеге бәйгедә районыбыз комбайнчылары да җиңүчеләр рәтендә булыр дип ышанабыз.
9 сентябрьдә Кукмара шәһәренең “Добреев” кибете янындагы мәйданда “Бал” ярминкәсе була. Анда бал, яшелчәләр, ит сатылачак.
Башлана 8 сәгатьтә.
Кукмаралылар бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова белән очрашты. Аңа балаларны авылдан Кукмара аграр көллиятенә йөртү өчен автобус, дәваханә, торак, җир мәсьәләләренә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Кукмарага килде.