19 - июль көнне Өлге авылы балалары өчен клуб һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан табигать кочагында ял оештырылды. Авылыбызның иң матур урыннарының берсе булган "Салкын чишмә" янында табигать кочагында уздырылган бу чарада балалар кызыклы уеннарда уйнап, конкурсларда катнашып, үзара көч сынашып, күңелле ял итеп иттеләр, дуслыкларын ныгыттылар. Борынгы самавырга салкын чишмә суы салып, чәй кайнатып, хуш исле үлән чәе белән сыйланып алгач, китапханәгә яңа китаплар кайткан белән танышып, үзара фикер алышырга да өлгерделәр. Экология елы уңаеннан оештырылган элеге чарада балаларга табигатьне сакларга кирәклеге, кешенең җир анабызга булган мөнәсәббәтеннән чыгып, кем икәнлеге күренгәне тагын бер кат искәртелде. Табигатьне саклау - һәркемнең бурычы. Без,үзебездән соң килгән буынга, суларыбызны чиста, һаваларыбызны калдырсак пычратмыйча,изге бурычларыбызны үтәгән булырбыз.Тирә-юнебез чиста, ямьле булсын, һәрчак балкып торсын!
Зур Кукмара авылы китапханәчесе 7-12 яшьлек балалар белән “Су – яшәү чыганагы” дигән темага әңгәмә үткәрде. Аннары укучылар белән Фәсхи чишмәсенә экскурсиягә барып чишмәсенең килеп чыгышы, аның файдалы үзенчәлекләре турында якынрак таныштылар. Суның табигать өчен әһәмиятле яшәү чыганагы булуы , суны экономияле, чиста тоту, аңа карата сак караш тәрбияләргә кирәклеге аңлатылды. Чишмә һәм елгалар турында табышмаклар, шигырьләр искә төшерелде. Әлеге экскурсия балалар өчен бик файдалы үтте.
Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз,
Халкым тели изге теләкләр!
Гомерлеккә якын туган булып
Бездә Яши төрле милләтләр .
Елның 1991 ноябрендә —Татарстан флагы, 1992 елның февралендә— гербы, ә 1993 елның июлендә гимны кабул ителде.
Татарстан Республикасы Дәүләт Гимны халык алдында башкарылганда, Гимнны тыңлаучылар басып тыңлыйлар.Дәүләт гимнына ихтирам күрсәтү – һәр гражданинның бурычы. «Гимн» - грек сүзе, ул тантаналы җыр дигән мәгънәне белдерә.
Укучыларны Татарстанның дәүләт символлары белән таныштыру, патриотик рух, символларга сакчыл караш тәрбияләү максатыннанТатар Толлысы авылы китапханәсендә "Татарстан дәүләт символлары" дигән тематик сәгать уздырылды. Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ландыш Газизуллина балаларга гимнны җырлатты. Сүзләрен белмәгәннәргә өйдә өйрәнеп килергә кушты. Шулай ук, гимнның язылу тарихы, авторлары турында мәгълүмат җиткерелде.
Күкшел авылы китапханәчесе 1-3 сыйныф укучылары өчен “Дару үләннәре – алтын бөртекләре” дигән темага презентация күрсәтте.Әлеге чара укучыларны дару үләннәрен таный һәм куллана белергә өйрәтү, аларның файдасы турында белемнәрен тирәнәйтү, укучыларда сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләре һәм табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан үткәрелде.
Нырты авылы китапханәчесе 1-6 сыйныф укучылары өчен” Габдулла Тукай кайда да йөрәктә “ дигән темага әңгәмә үткәрде. Әлеге кичә сөекле шагыйребез Габдулла Тукай иҗаты аша татар теленең сафлыгын, бөеклеген аның әсәрләрен , шигырьләрен, иҗатын укучыларыбызга җиткерү, буыннан -буынга тапшыру зур максат итеп куелды.
Түбән Арбаш китапханәсендә китап укучыларны арттыру, балаларны кечкенәдән китап укуга тарту, гаиләдә китапка хөрмәт хисе тәрбиялзәү максатыннан “Киләчәккә китап белән атлыйк” дигән түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды,китап-җурналларга күзәтү ясалды,кычкырып уку оештырылды.
Аш-Буҗи авылы китапханәчесе төрле яшьтәге укучы балалар белән “Дару үләннәре” дип исемләнгән кичә үткәрде. Кичә барышында укучылар дару үләннәрен кайчан җыярга, нинди максатта куллану хакында якынрак таныштылар. “Дару үләннәре иленә сәяхәт” дип исемләнгән презентация карап, Е.Д. Солодухинның “Урман аптекасы” китабына күзәтү ясалды.
30-июнь һәм 1-июль көннәрендә районыбызның һәр почмагында "Сабантуй" бәйрәмнәре гөрләде. Быелгы программа үзенең камилләшкән һәм тагы да мавыктыргыч булуы белән аерылып торды. Күңелле уеннар, театральләштерелгән пролог, чакырылган татар эстрадасы йолдызлары халыкка бәйрәм рухы бүләк итте.
30 нчы июнь көнне Күкшел авылы җирлегендә "Сөрән"-Сабантуйга яулык җыю бәйрәме булып узды.Бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр Күкшел мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты. Гореф-гадәт буенча авылда яулыкны япь-яшь егетләр җыя. Алар матур итеп киенеп билләренә чигүле сөлге, башларына түбәтәй, аякларына итек киеп, җырлап-биеп, бөтен авыл халкын бәйрәм рухына баетып, бәйрәмне ямьле итеп уздыралар.Мәдәният йортында эшләүчеләр алар артыннан җыелган яулыкларны, бүләкләрне барлап җыеп йөрделәр.Бәйрәм төнге сәгать 1 дә башланып иртәгесен 17 сәгатьтә тәмамланды.
Кукмарада мәдәният елы уңаеннан, Кәркәүч мәдәният йортында Яр Чаллы шәһәре кунаклары- "Замана" ансамбле катнашында ял концерты узды. Тальян гармун моңнарына яңгыраган җырлар халык күңеленә бик хуш килде. Әлеге очрашулар иҗади коллективларның тәҗрибә алышында да зур роль уйный.