Яшьләр көне уңаеннан 24 июньдә Кукмарада “Сәламәт спортлы Кукмара” дигән велосипедчылар фестивале узачак.
Фестиваль Җиңү Паркы каршындагы мәйданда 9.00-14.00 сәгатьләрдә оештырыла.
Югары Өскебаш авыл клубында яшьүсмерләр белән “Без наркотикларга каршы” исеме астында әңгәмә үткәрелде. Чарада катнашкан укучылар,авыл яшьләре кызыксындырган сорауларына җавап табып, наркотиклар куллануның аяныч нәтиҗәгә китерүе хакында мәгълүмат алдылар. Соңыннан сәламәт яшәүгә өндәү ясап, теннис ярышлары узды.
Мәмәшир авылы китапханәчесе мәктәп каршында оештырылган лагерьга йөрүче балалар белән “Сугыш, җыр, солдат” дигән исемләнгән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә балаларга бик ошады, алар дәхшәтле сугыш вакытында мәдәният хезмәтен башкарган кешеләрне онытмаска, аларның әсәрләре белән кубрәк танышырга дигән фикер белән таралышты.
Түбән Арбаш авылы китапханәчесе хәтер һәм кайгы көненә карата “Күкләребез аяз булсын” дигән тема астында 1-5 сыйныфлар өчен рәсем конкурсы узырды.Әлеге конкурс балаларда патриотик хис тәрбияләү максатыннан сугыш турында хикәяләр, романнан өзекләр уку оештырды.
Өлге авылы китапханәчесе “Китаплы –гаилә бәхетле гаилә” дигән исем астында могҗизалар кыры уены үткәрде. Уенның максаты гаилә белән китапханә арасында мөнәсәбәтләрне ныгыту, аралашу, гаиләләрдә татулык, миһербанлык, олыны – олы, кечене – кече итә белү, балаларда әтиләргә, әниләргә карата ихтирам хисе , игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләүне күздә тотты.
22 июнь – Россия тарихындагы иң кайгылы көннәрнең берсе – Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бу көн Бөек Ватан сугышында үлгән, фашист коллыгында газапланган, тылда ачлык һәм мохтаҗлыктан вафат булган барча кешеләрне искә алу көне. Шул уңайдан, Түбән Комар, Зур Сәрдек, Байлангар, Күкшел авылы китапханәләрендә, билгесез солдат һәйкәле янында, лагерьда ял итүче балалар белән митинг үткәрелде. Митингта катнашучылар “Хәтер шәме” Бөтенроссия акциясенә кушылып һәйкәл каршына шәмнәр кабыздылар һәм бер минут тынлык белән батырларны искә алдылар.
Күкшел авылы китапханәчесе башлангыч класс укучылары өчен “Җан –азыгы китап”дигән китапханә дәресе уткәрде.Әлеге чара укучыларда матур әдәбияткә мәхәббәт тәрбияләү,укучыларның рухи дөньясын баету,тел байлыкларын үстерү максатыннан уздырылды.Дәрес укучылар өчен бик кызыклы булды.
Пычак авылы китапханәчесе клуб бакчасында балаларның буш вакытларын файдалы итеп үткәрү , кунакка кайткан балаларны үзебезнең җирлектәге балалар белән дуслаштыру, аралаштыру максатыннан "Күңелле стартлар " үткәрелде.Уенда "Спартак ," һәм "Ак барс " командалары көч сынашты. Балалар үзләренең көчләрен төрле ярышларда сынадылар: “Кем югарырак сикерә?”,”Кем иң җитез?”,”Кем тизрәк?”. Ике команда да тигез очко җыеп , дуслар булып , күтәренке күңел белән таралыштылар.
Яшьләр көне уңаеннан 24 июньдә Кукмарада “Сәламәт спортлы Кукмара” дигән велосипедчылар фестивале узачак.
Фестиваль Җиңү Паркы каршындагы мәйданда 9.00-14.00 сәгатьләрдә оештырыла.
20 июнь көнне Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеена Казан дәүләт федераль университетының география факультетында белем алучы 4 курс студентлары экскурсиягә килделәр
19 июнь көнне Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеена Зур Кукмара авылы һәм Янил авылы урта мәктәпләрендәге лагерьларда ял итүче балалар экскурсиягә килделәр.