“Чиста шәһәр” оешмасы хезмәткәрләре Кукмара урамнарын матурларга, клумбаларга чәчәк үсентеләрен утыртырга керештеләр. Быел барлыгы 38 мең төп чәчәк шәһәребезне матурлаячак. Үсентеләрне паркларга һәм Ворошилов урамнарына, район чикләрендәге клумбаларга утырту планлаштырыла.
Әлеге сәфәрдән кунаклар бик канагать калдылар, ә истәлеккә Кыргызстан бүләген – сарык йоныннын эшләнгән киез намазлык калдырып киттеләр.
“Зилант” спорткомплексының спорт мәйданчыгында 2001-2002, 2003-2004 елларда туган кызлар һәм яшүсмерләр арасында пляж волейболы буенча турнир үтте.
“Наркотикларсыз тормыш” акциясе кысаларында район эчке эшләр бүлеге “Спорт наркотикларга каршы” дип аталган балалар иҗаты конкурсы игълан итә.
18 июньдә Кукмараның Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионда “Мөхәммәтшин кубогы”на традицион футбол турниры узачак. Футбол сөючеләрне яраткан командалары өчен көч биреп торырга чакырабыз.
17 июньдә Россия тарихында зур вакыйга башлана – Конфедерацияләр Кубогы уеннарына старт бирелә. Уеннар илебезнең дүрт шәһәрендә - Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Сочида һәм Казанда үтәчәк.
Пычак авылы китапханәчесе урта яшьтәге балалар белән табигатькә экскурсия оештырды. Ул балаларны авыл тарихы, аның кешеләре белән таныштырды. Балалар чишмәгә бардылар,суларын эчтеләр, чишмә тирәләрен чистарттылар. Шулай ук төрле кызыклы уеннар уйнадылар. Табигать турында шигырьләр һәм җырларны искә төшерделәр.
3 -13 июль көннәрендә Кукмара мәдрәсәсендә мәктәп яшендәге балалар (8-15 яшьлек малайлар һәм кызлар) өчен көндезге лагерь оештырыла.
13 июнь көнне Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеена күрше Саба районы Килдебәк авылы мәктәбендә җәйге лагерьда ял итүче балалар экскурсиягә килделәр.
Чараның максаты – үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек һәм гражданлык хисләре тәрбияләү, Россиянең дәүләт символлары – гербын, әләмен, гимнын популярлаштыру, дәүләтебез тарихы турындагы белемнәрне арттыру.