26 -апрель көнне Г. Тукайның 131 ел тулуына багышлап, Чишмәбаш авылы китапханәсе һәм клубы белән берлектә башлангыч сыйныф укучылары белән “Тукай яши безнең күңелләрдә” дигән балалар иртәсе үткәрелде. Бәйрәмдә Г. Тукайның шигырьләреннән төзелгән монтаж куелды, җырлары, шигырьләре башкарылды, китапларына күзәтү ясалды,презентация карадык, әдипнең шигырь һәм әкиятләре буенча төзелгән викторина сорауларына җаваплар бирелде, әкият рәсемнәре кисемтәләрен төзү һәм башка төрле кызыклы уеннар уйналды.
Язгы мәрхәмәтлелек айлыгы кысаларында Чуллы китапханәсендә “Экология- ул безнең туган ягыбыз аның табигате”, Манзарас авылы китапханәсендә“Табигать һәм без” дигән темага ток- шоу, Купка авылы китапханәсендә экологик дәрес үтте.
“Мәрхәмәтле Татарстан атналыгы кысаларында” Спортивный Татарстан” дигән исем астында Купка ,Чишмабаш, Чуллы, Кәркәвеч авылы китапхәнәчеләре физкультура укытучыларын китапханәгә кунакка чакырды. Әңгәмә барышында укучылар спорт төрләре белән якынрак танышып төрле уеннарда бик теләп катнаштылар.
26 нчы апрель көнне бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Кукмара үзәк китапханәсендә “Тукай халык шагыйре” исемле шигърият кичәсе үтте. Әлеге кичәдә китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән кыскача таныштырды. Кичәдә Тукай тормышы турында электрон презинтация күрсәтелде. Кичә барышында Тукайның 131 еллыгы уңеннан игълан ителгән шигырь конкурсына нәтиҗәләр ясалды, бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмдә нәни кунаклар һәм “Салават күпере” иҗат берләшмәсенә йөрүче җирле язучыларыбыз үзләренең Тукайга багышланган шигырьләрен укыдылар.
Вахит авылы мәдәният йортында "Бер картлыкта, бер яшьлектә" дип исемләнгән өлкәннәребез белән берлектә икенче атна рәттән кичке уен оештырылды. Кичәбез элек уйналган күңелле, шаян уеннар, дәртле биюләр, моңлы җырлар белән бик күңелле узды.
Вахит авылы мәдәният йортында 23- апрель көнне “Яз китерә каргалар” дип исемләнгән карга боткасы бәйрәме үткәрелде. Дәртле биюләр, кызыклы уеннар оештырылды, конкурсларда авыл халкы һәм балалар бик теләп катнашты. Бәйрәм азагында һәрбер килгән кунагыбыз карга боткасы, кайнар чәй һәм тәм-томнар белән сыйланды.
Каенсар авылы клубында китапханә белән берлектә җирлекнең кул эше осталары белән кичә үткәрелде. Кичәгә бәйләргә яратучы хатын -кызлар жыелган иде. Аларның бәйләгән әйберләреннән күргәзмә оештырылды, ыргак белән шәл бәйләү буенча мастер -класс үткәрелде.
Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.
Янил авылы китапханәчесе Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы үткәргән “Творческий поиск” бәйгесенең “Сельская библиотека” номинациясендә җиңеп чыкты.
21 нче апрель көнне Березняк авылы мәдәният йортында башлангыч сыйныф укучылары белән " Без сәламәтлек яклы !" дигән темага тәрбия сәгате уздырылды. Соңыннан балалар белән татар халык уеннарын уйнау оештырылды.
22 нче апрель көнне Иске-Йорт авылы клубында Г. Тукайга багышланган кичә үтте. Әдәби кичә кысаларында шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштырдылар, аның шигырьләрен укыдылар, татар әдәбиятына керткән өлеше турында әңгәмә үткәрделәр.