Очрашу үзәк мәчеттә узды. Анда районыбызның имам һәм абыстайлары чакырылган иде.
Вахиттә узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыены һәм Вахитов исемендәге хуҗалыкның хисап-сайлау җылышы булды.
27 нче гыйнварда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Мәчкәрә мәктәп-интернатында балалар хокукларын яклау айлыгына багышланган ачык чара үткәрелде.
Шушы көннәрдә Янил урта мәктәбендә-мәктәпнең 60 -еллык юбилее, студентлар көне хөрмәтенә багышланган зур матур кичә узды. Әлеге бәйрәмдә мәктәп директоры Ришат Шакиров, мәктәп коллективы, укучылар,төрле юнәлештә белем алучы студентлар кичәнең зур кунаклары булдылар. Бәйрәмнең беренче өлеше мәктәпнең 60 -еллык тарихы белән башланып китте. Шушы вакыт эчендә әлеге уку бинасы нинди булган,кемнәр белем алган,нинди вакыйгалар,мәгълүматлар булганлыгы турында сөйләнелде. Фото-видеолар,истәлекләр белән әлеге вакыйгаларны күрергә насыйп булды.
28 гыйнвар көнне Вахит авылының “Батыр” спорт сараенда “Мулланур Вахитов исемендәге” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы бүләгенә ир-егетләр арасында волейбол ярышы узды.
Кукмара 4нче урта мәктәбендә белем алучы, киләчәкләрен медицина өлкәсе белән бәйләргә теләүче 8-11 сыйныф укучылары өчен район үзәк дәваханәсе табиблары белән очрашу-әңгәмә үткәрелде. Нарколог Рөстәм Сабирҗанов, күз табибы Гүзәл Вәлиева, эндокринолог Нәфисә Усмановалар укучылар алдында студент еллары хатирәләрен яңарттылар, үз һөнәрләренең үзенчәлекләре турында сөйләделәр, укырга керә алмаган очракта да югалып калмыйча, алга таба да үз максатларына ирешү өчен көрәшергә өндәделәр.
Авыл җирлекләрендә үткән ел башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыены бүген Каенсар авыл җирлегендә үтте. Анда җирлек башлыгы Илфат Мифтаховның, участок инспекторы Расим Шакировларның чыгышлары тыңланды. Шулай ук районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисади күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән район Башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш эшләре буенча урынбасары Рөстәм Әхмәдуллин таныштырды, халыкны борчыган сорауларга җаваплар бирде.
Үткән ел июнь аенда көнгә 200 тонна сөт савып, күрше Балтач районын узып, республикада беренчелеккә чыга алдык. Бүгенге көндә 196 тонна сөт җитештерелә. Терлек санын арттыру буенча да республикада беренчелекне бирмибез. Үткән ел мал санын утыз меңгә җиткерү бурыч итеп куелган иде, хәзерге вакытта районда 29964 мөгезле эре терлек исәпләнә. 2015 елга караганда мал саны 2340 башка арткан, шуның 363е савым сыерлар. 12598 бозау алынган, бу үткән ел белән чагыштырганда 1213 башка күбрәк.