ЯҢАЛЫКЛАР


14
гыйнвар, 2017 ел
шимбә

“Восток” хуҗалыгында  район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары катнашында 2016 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә булды.


12
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Район Советында үткән утырышка җирлек башлыклары, мәктәп директорлары, балалар бакчасы мөдирләре һәм аларның хуҗалык эшләре буенча урынбасарлары чакырылган иде.  

 

4 январь көнне Чуллы авылы китапханәсендә Р.Вәлиевка 70 яшь тулу уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары өчен  китап күргәзмәсе  оештырылды, китапларына күзәтә -  әңгәмә уздырылды, ә 5 январь көнне кечкенә яшьтәге китап укучылар мультфильмнар карау өчен кабат китапханәдә кунакта булдылар.

28 декабрь көнне Югары Кузмись авылы китапханәчесе Валентина Туктарова һәм Балды Кнә авылы китапханәчесе Айна Павлова Кукмара Үзәк балалар китапханәсендә  “Клуб межнационального общения” клубы кысаларында удмурт телле балалар өчен «Весело, весело встретим Новый год» дип аталган уен - тамаша үткәрделәр. 

Югары Кузмис авылы китапханәчесе Валентина Туктарова кышкы каникул вакытында мәктәп укучыларына китапханәдә төрле мавыктыргыч чаралар үткәрде. 

Районыбызның оешма-предприятиеләре арасында “Бер очрашу – бер гомер” дигән халык иҗаты фестивале узу хакында хәбәр иткән идек инде. Кичә Кукмара металл савыт-сабалар заводы коллективы да тамашачылар алдында имтихан тотты. Программада җыр-биюләр, пародияләр, конкурслар, мавыктыргыч номерлар бар иде. Концерт бик матур узды.

Тат. Тулба авыл китапханәчесе Гөлнара Хасанова 1-4 сыйныф укучылары өчен “Табигать – уртак йортыбыз” дип исемләнгән экологик тәрбия сәгате үткәрде. 

Кышкы каникуллар чорында Иске Юмья авылы китапханәсендә “Кыш патшалыгында” дигән китап күргәзмәсе эшләде, шулай ук балалар өчен спорт уеннары, төрле бәйгеләр оештырылды.

Ижау каласында гармунчы һәм такмак әйтүчеләр катнашында “Уйна һәм җырла, удмурт гармуны” дигән төбәкара фестиваль-конкурс узды. Районыбызның Илгиз Зарипов җитәкчелегендәге “Баламишкин” гармунчылар ансамбле бәйгедән беренче дәрәҗә Диплом белән кайтты. Чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.

“Олимп” Боз сараенда Анатолий Тарасов исемендәге “Алтын алка” яшь хоккейчыларының Бөтенроссия зона ярышлары узды. Анда 2006-2007 елгы командалар: Кукмараның “Ягуар”, Байлар Сабасының “Тимерхан”, Балтачның “Балтач” командалары көч сынашты. Уен нәтиҗәләре буенча “Ягуар” беренчелекне алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International