ЯҢАЛЫКЛАР


18
гыйнвар, 2017 ел
чәршәмбе

Вахит мәдәният йортында балалар өчен язучы Роберт Миннуллинның иҗаты һәм аның тормыш юлы белән танышу кичәсе үткәрелде. Әлеге чаралар балаларда әдәбиятка, туган якка карата мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итә.

Атлас Булатов исемендәге паркта мөселманнар арасында кышкы уен төрләре буенча спартакиада үтте. Анда катнашучылар канат тарту, чаңгы ярышында үзләрен сынады. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды, дип хәбәр итте Рәдиф хәзрәт Тимергалиев.

Нырты клубында КВН уеннарының сайлап алу туры үтте, дип яза “Наш Кукмор”. Бәйгедә Түбән Үрәс, Нырты, Ятмас Дусай, Зур Кукмара, Сәрдекбаш, Өркеш авыл җирлекләреннән килгән командалар көч сынашты.

 


17
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

Авыл җирлекләрендә узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннарының район башлыгы Сергей Димитриев катнашында узган беренечләре Лельвиж һәм Югары Чура җирлекләрендә булды.

Авыл җирлекләрендә үткән ел башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары башланып китте. Бүген ул, беренчеләрдән булып, Березняк авыл җирендә үткәрелде.


16
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

“Восток” хуҗалыгында  район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары катнашында 2016 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә булды.

Район башлыгына район Советы, Башкарма комитет, поселок советы хезмәткәрләре дә кушылды.

Вахит авылының "Батыр" спорткомплексында 65 килограммга кадәрге үлчәүдәге яшүсмерләр арасында "Вахитов исемендәге хуҗалык" призына милли көрәш турниры үткәрелде.

Княгор авылында яшәүче Садыйкова Алтынай Сәгыйть кызына шушы көннәрдә 95 яшь тулды. Юбилярны район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина тәбрик итеп, туган көн иясенә Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды.

 

Өченче чакырылыш район Советының чираттагы унбишенче утырышы 20 гыйнварда 9.00 сәгатьтә район Советы бинасында чакырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International