ЯҢАЛЫКЛАР


12
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Гыйнвар ае – язга борылыш, диләр. Чыннан да, чатнама суык көннәрдә дә кояш инде нурларын мулрак сибә. Әмма Рудник авылында яшәүче һәм табигатьне күп еллар дәвамында күзәтеп баручы Фәйзрахман Бариев әйтүенчә, яз көттереп киләчәк.
 

Арчада Фәнил Гарәфиев истәлегенә ветераннар арасында хоккей турниры үтте. Турнирда Арча, Мамадыш, Зур Әтнә, Кукмара, Байлар Сабасы, Балтач командалары катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча Кукмараның “Ветераннар” командасы беренче урынны алды.


11
гыйнвар, 2017 ел
чәршәмбе

5 нче гыйнвар көнне Село – Чура авылы китапханәчесе Лида Азина 2 нче сыйныф укучылары белән  “Китапханә якын дустың булсын” дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. 

3 гыйнвар көнне Аш-Буҗи авылы китапханәсендә балалар шагыйре һәм педагог Рафис Корбанның тууына 60 яшь тулу уңаеннан “Рафис Корбан-балалар язучысы” исеме астында китап күргәзмәсе оештырылды, күзәтү ясалды. 


10
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

Кышкы каникуллар вакытында Иске Юмья авылы китапханәчесе Лидия Макарова балалар игътибарына күп кенә мавыктыргыч чаралар үткәрде. 

Иске Юмья авылы китапханәчесе Лидия Макарова клуб хезмәткәрләре белән берлектә балалар өчен Яңа ел чыршысы бәйрәме үткәрделәр. 

3 гыйнвар көнне Купка авылы китапханәчесе Рәхилә Юзмухаметова башлангыч сыйныф укучылары белән “Саф һава-тәнгә дәва” дигән сәламәтлек дәресе үткәрде. Балаларга спорт, сәламәт яшәү рәвеше турында китаплар тәкъдим ителде һәм төрле уеннар уйнатылды.

3 январь көнне мәктәп яны спорт мәйданчыгында Лельвиж авылы китапханәчесе Людмила Егорова «Кто умеет веселиться, тот мороза не боится» дип аталган спорт бәйрәме үткәрде. 

2 январь көнне Манзарас мәдәният йорты каршында балалар белән “Чыршы, чыршы, без сине...” дигән уен – тамаша үткәрелде. 


30
декабрь, 2016 ел
җомга

Балалар китапханәчесе Баһавиева Алсу “Ч.Т.Айтматов исемендәге гимназия”нең лагерьда ял итүче балалары өчен “Новогодний калейдоскоп” дип исемләнгән ял итү программасы оештырды. Балалар  конкурсларда катнашты, яңа ел турында табышмакларның җавапларын тапты, шигырь сөйләде, чыршы тирәли җырлар башкарды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International