Лубян – Кукмара районының гаҗәеп матур бер почмагы ул. Бу яшел утрау Киров өлкәсе һәм Удмуртия белән чиктәш, ә Нократ елгасының икенче ярларыннан безне Мамадыш районы басулары сәламли. Бирегә кайдан гына кунаклар килми, аларның барысын да аккошлар йөзгән бик матур буа каршы ала.