ЯҢАЛЫКЛАР


3
август, 2016 ел
чәршәмбе
Түбән Арбаш китапханәчесе Хисамова Римма  районда спорт елы уңаеннан, юлда сак һәм уяу йөрергә кирәклеген аңлату  максатынан балалар өчен “Җәйнең бер көнендә “ дигән  велосипедта экскурсия оештырды. 

2
август, 2016 ел
сишәмбе
Иске Йорт авылы китапханәчесе Самигуллина Әлфия кече яшьтәге балалар өчен “Сәламәтлек утравына сәяхәт” дип аталган спортакиада оештырды. 
31 июль көнне Балдыкнә авылы китапханәчесе Павлова Аина клуб хезмәткәрләре белән берлектә «И нет прекрасней и родней деревни любимой моей» дип аталган авыл бәйрәме үткәрде.
30 июль көнне Балдыкнә авылы китапханәчесе Павлова Аина башлангыч һәм урта класс укучылары белән табигатькә сәяхәткә чыктылар. 
Чишмабаш авылы китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәре белән берлектә кече яшьтәге балалар белән табигатькә экскурсиягә чыкты. 
Ядегәр авылы китапханәсендә кече яшьтәге балалар белән “Бөҗәкләр дөньясында” дип аталган чара узды. 

Манзарас авылы китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәре белән берлектә балалар белән Кукмарага экскурсия оештырды.


30
июль, 2016 ел
шимбә

Казаныбыз, аның тарихи һәйкәлләре 200 һәм 2000 сумлык купюралар тышлыгына эләгергә мөмкин.

Яңа банкнотларның дизайнын билгели торган конкурсны Россия Үзәк банкы игълан итте.
Тавыш бирүнең беренче этабы “Твоя-Россия.рф” сайтында 28 июльгә кадәр барды. 5 мең тавыш җыйган шәһәрләр исемлегендә Казанның тариһи һәйкәлләре: Казан Федераль университеты, Казан Кремле һәм Кол Шәриф мәчете дә бар.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шундый кисәтү таратты.

 

Чисталык капка төбеннән башлана, дигән кебек, Туембаш авылына кергәндә дә бик матур, тирә-ягы чәчәкләр белән әйләндереп алынган элмәтакта янында бер егетнең куе булып үскән үләннәрне чапкан вакыты иде. Авылда да һәр хуҗалык капка төбендә кайнаша: чистарта, әйтерсең лә, зур кунак көтә. “Бүген авыл буенча тикшереп, махсус комиссия йөри, иң матур хуҗаылкны билгелибез”, - дип ачыклык кертте Туембаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Гарипов.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International