ЯҢАЛЫКЛАР


26
июль, 2016 ел
сишәмбе

Сазтамак авылында гомер кичерүче Хөрәмшина Минзадә Ильяс кызына 90 яшь тулды. Юбилярны район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева тәбрикләде, Россия Президентының котлау откртыкасын, район башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Байлангар җирлеге башлыгы Илфат Минегалиев та юбилярга котлау сүзләрен ирештерде.

Кукмарада эш визиты белән ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин һәм “Главтатдортранс” идарәсе директоры Эдуард Даниловлар булып китте. Башкала кунаклары район территориясендәге юлларның торышы белән таныштылар. Аларны район башлыгы Сергей Димитриев озата йөрде.

Район башлыгы Сергей Димитриев, район Советы һәм Башкарма комитет хезмәткәрләре, җирлек башлыклары, сәркатипләр, мәктәп директорлары ГТО нормалары тапшырды. Хатын-кызлар - ике, ир-егетләр өч чакрымга йөгерде.


25
июль, 2016 ел
дүшәмбе

-Басу-кырлар искиткеч матур, игеннәрнең торышы да яхшы. Быел табигать тә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен сөендерде, җәйге яңгырлар явып үтте. Алай гына да түгел, басуларга тәртип салынды. Барлык эш технология нигезендә алып барыла. Бүгенге көндә 30 мең гектарда  бөртеклеләр, 2 мең гектардан артык мәйданда орлыкка кукуруз җыеп алу бурычы тора.

Манзарас авылы китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә “Күңелле стартлар” бәйгесе уздырды.

Район башлыгы Сергей Димитриев социаль-икътисадый һәм сәяси мәсьәләләр буенча киңәйтелгән утырыш уздырды. Анда авыл җирлекләре башлыклары, оешма-предприятие җитәкчеләре, мәктәп директорлары, идарә, район Советы, Башкарма комитетның бүлек начальниклары катнашты. Киңәшмәдә район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев, Кукмара районы буенча янгын күзәтчелеге начальнигы Нурфат Яппаров, район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина һәм башкалар чыгыш ясады, дип хәбәр итә Кукмара муниципаль районы сайты.

     Кукмара үзәк китапханә китапханәчеләре Пахомова Валентина Геннадиевна, Саттарова Лилия Раисовна Малмың үзәк китапханәсендә уздырылган «Я здесь живу, и край мне этот дорог» исемле регионара семинарда катнаштылар.

Манзарас авылы китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә урта яшьтәге балалар белән табигатькә экскурсиягә чыктылар. 
Зур Кукмара авылы китапханәчесе  “Бәләкәч” балалар бакчасына йөрүче балалар белән “Әкиятләр илендә” дигән темага балалар иртәсе үткәрде.

23
июль, 2016 ел
шимбә

Читаттагы "Урам бәйрәме" бүген Ворошилов урамында 20 йорт ишегалдында булды. Бәйрәмдә район башлыгы Сергей Димитриев һәм башка җитәкчеләр катнашып, халыкны борчыган сорауларга җавап бирделәр. Бу йорт алдында балаларга уен мәйданчыгы узган ел ясалган иде, быел волейбол площадкасы яшь спортчылар карамагына тапшырылды. Бәйрәм, әлбәттә, җырсыз-моңсыз булмый. Урам халкы, килгән кунаклар район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт карады, табындагы сый-хөрмәттән авыз иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International