ЯҢАЛЫКЛАР


29
июль, 2016 ел
җомга

Бүген күппрофильле лицей базасында участок сайлау комиссиясе членнары өчен семинар булды. Биредә Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Э.С. Гобайдуллин, аның урынбасары В.Н. Каменькова, оештыру-методик бүлек җитәкчесе Ф.Н. Тазиевалар катнашты һәм чыгыш ясады.

 

 


28
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Кукмарага эш визиты белән республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде. Ул районда урып-җыю эшләренең барышы, “Урал” хуҗалыгында яңа төзелгән мегаферма белән танышты, Вахитов исемендәге хуҗалыкның Вахит комплексында хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары белән очрашты. Министр кукмаралыларның терлекчелек тармагындагы эшләренә югары бәя бирде.

Лельвиж авылы китапханәчесе Егорова Людмила православия дине изгеләре көне уңаеннан киң катлам укучылар өчен әңгәмә үткәрде. Кичә мәхәббәт, гаилә һәм тугърылык темасын яктыртты. 

28 июл көнне Лельвиж авылы китапханәчесе Егорова Людмила киң катлам укучылар өчен изге кнәз Владимир көне уңаеннан «Крещение Руси!» дип аталган әңгәмә үткәрде.

Лельвиж авылы китапханәчесе Егорова Людмила кече яшьтәге мәктәп балалары өчен кызыклы гына китап бәйрәме оештырды. 
27 июл Манзарас китапханәчесе Сабирова Фирая  мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Мин татарча сөйләшәм" дип аталган интеллектуаль уен  уткәрде.

Бүген Вахитов исемендәге хуҗалык базасында республика күләмендә савымчылар ярышы башланып китте.

Бүген Янил авылында сөенчеле вакыйга булды. Көллият территориясендә “Универсаль спорт мәйданчыклары” республика программасы буенча сафка баскан спорт мәйданчыгы файдалануга тапшырылды. Биредә баскетбол һәм волейбол, футбол уйнарга, тренажерларда шөгыльләнергә була.

 


27
июль, 2016 ел
чәршәмбе
Манзарас мәдәният йорты каршында китапханәче Сабирова Фирая мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә балалар өчен бию бәйгесе үткәрде.
26 июль көнне Аш Буҗи авылы китапханәчесе Ярмиева Алсу төрле яшьтәге балалар өчен “Дару үләннәре” дигән темага кичә үткәрде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International