ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2016 ел
шимбә

Кукмара муниципаль  район Башлыгы Сергей ДИМИТРИЕВ районыбызның барлык хатын-кызларын якынлашып килүче 8 Март бәйрәме белән котлый.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары   Вахит  авылында  яшәүче Гөмәрова Фагыйлә Хуҗый кызын   90 яшьлек юбилее белән котлады, аңа Россия Федерациясе Президентының котлау хатын, районның Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды, бәхетле озын гомер, ныклы сәламәтлек теләде.


4
март, 2016 ел
җомга

26 – 28 февраль көннәрендә Оштарма Юмья һәм Урта Комар авыл җирлекләре территориясендә Удмурт культурасы көннәре үтте.

Кукмара үзәк китапханәнең китапханәчесе Загидуллина Гөлнара Фаритовна “Мелосердие” тернәкләндерү үзәгендә дәваланучы яшьләр өчен Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган “Язгы тамчылар” исемле уен-викторина үткәрде.

«Ак калфак» оешмасының Кукмара бүлеге әдәби иҗат белән шөгыльләнүче шагыйрьләр һәм язучылар белән очрашу үтте. 

3 март көнне А.М. Булатов исемендәге күппрофилле лицейның башлангыч сыйныф укучылары Кукмар үзәк  китапханәсенә кунакта булдылар һәм 3Д форматта кино карадылар. 


2
март, 2016 ел
чәршәмбе

29 февраль көнне Казанда Татарстан халыклары Ассамблеясының 2015 ел нәтиҗәләренә багышланган утырышы үтте. Әлеге утырышта Халыклар дуслыгы йорты директоры Г. Гареева, керәшен, марий һәм удмурт милли-мәдәни автономияләре рәисләре катнашты.

 

6 март көнне 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Кукмара районы җирлекләрендә үзара салым буенча референдум үтәчәк.

 

Район үзәк китапханәсендә “Салават күпе” иҗат берләшмәсенең утырышы узды. Анда җирле язучылар катнашты. Очрашып-сөйләшү китапханәче Лилия Саттарованың Рәсәйдә кино елы уңаеннан әзерләнгән “Кино тарихыннан” дигән чыгышы белән башланды. Утырышта язучыларыбызның яңа иҗат җимешләре тәкъдим ителде, фикер алышынды.

Кичә Кукмараның тау чаңгысы базасында сноуборд буенча Татарстан беренчелеге һәм чемпионат узды.

Спортчылар сноуборд-кросс, слоуп-стайл дисциплиналары буенча көч сынашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International