“Бердәм Россия” сәяси партиясенең Кукмара җирле бүлеге политсоветының чираттагы утырышы үткәрелде. Анда “Бердәм Россия” партиясе Татарстан төбәк бүлегенең иң яхшы башлангыч бүлекчәсен ачыклау буенча бәйгенең 1 этабын үткәрү, “Кукмара муниципаль районының Почетлы гражданины” исемен бирү, партиянең җирле җәмәгатьчелек кабул итү җитәкчесе вазыйфасына кандидатура тәкъдим итү, партия сафларына яңа әгъзалар кабул итү, җирле партия бүлегенең 2015 елдагы эшчәнлеге, партиянең XV съезд эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм башка мәсьәләләр каралды.
Арпаяз авыл клубында «Караоке батл» бәйгесе булды. Бәйгедә ике җырчы катнашып, биш төрле конкурста үзара көч сынаштылар. Кичәдә 50 дән артык тамашачы булды.
Мәмәширдә авыл мәдәният йорты каршына эшләп килүче драма иҗат берләшмәсенә йөрүче үзешчәннәр көче белән район театр конкурсы кысаларында Ф.Бүләковның “Әбиләргә ни җитми?” исемле моңсу комедиясе сәхнәләштерелде.Жюри һәм авыл халкы әлеге тамашаны яратып кабул итте һәм зур алкышларга күмде.
Зур Сәрдек авыл җирлеге "Ак калфак" оешмасы "Без-Купкалар" китабы буенча, 28-февральдә тарихи-музыкаль очрашу кичәсе оештырды. Кичәне Рәмзия Хөсәенова алып барды. Кунаклар - "Ватаным Татарстан" гәзите мөхәррир урынбасары Габделбәр Ризванов, Можга урман комбинаты генераль директоры Илгизәр Хәсәнов, табибә Минзәлия Хәкимҗанова, очучы-механик Зәкиулла Минемуллиннарның чыгышлары бик истәлекле булды.
Анда Интернет челтәрендәге сайтларда, социаль төркемнәрдә экстремизм һәм терроризм юнәлешендәге материаллар урнаштыруга чик кую максатыннан мониторинг үткәрү, район эчке эшләр бүлегендә исәптә торучылар белән эш алып бару, Кукмара мәдрәсәсендә укытучыларның хәзерлеге һәм башка мәсьәләләр турында сөйләшенде.
Февральнең соңгы көннәрендә Гайфеева Ирина Геннадьевна һәм аның гаиләсе “Кукмара” тау чаңгысы базасыда кызыклы һәм файдалы ял көннәре үткәрде. Хәйрия акциясе кысаларында әлеге куп балалы гаилә саф һавада рәхәтләнеп ял итте.
Мамадыш шәһәрендә мәдәни-ял учреждениеләре хезмәткәрләре өчен «Деятельность сельских культурно-досуговых учреждений по сохранению традиционной культуры кряшен в современных условиях: проблемы и перспективы» дип аталган семинар үтте.
16 февраль көнне “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә массаж буенча шәфкать туташы “Массажның организмга тәэсир итүе” дип аталган “Медицина сәгате” үткәрде.
Югары Шәмәрдән авыл клубында «Шикәрем син - балым син» дигән тематик кичә үтте. Кичәнең максаты парлы тормышның бәхетле икәнең, ялгызларга исбатлап күрсәтү. Кичәдә авылның 4 үрнәк гаиләсе катнашты, 80 дән артык тамашачы булды.