ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе
Мәмәшир авылы китапханәчесе Зөлфия Габдуллина, югары сыйныф укучылары өчен, “Наркотикларга урын юк” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. 

9 март көнне Кукмара үзәк китапханәсе китапханәчесе Саттарова Лилия Раис кызы КЦОН “Тылсым” да дәваланучы пенсионерлар өчен 8 Март халыкара-хатын-кызлар көненә багышланган “Яз сулышы” дигән  бәйрәм кичәсе үткәрде.


9
март, 2016 ел
чәршәмбе

5 март көнне Починок Сутер авыл клубында  “Әбием пироглары”  дип исемләнгән бәйрәм концерты үтте.

7 март көнне Красная Гора авылында Май Чабу (Масленица) бәйрәме уткәрелде. Бәйрәмдә Красная Гора авылы "Тиңдәшләр" керәшен фольклор ансамбле, Чура авылы "Карендәшләр" керәшен халык фольклор ансамбле, Мамадыш районы Комазан Башы, Кумырык авылы "Карендәшләр" керәшен фольклор ансамбльләре катнашты. Бәйрәм җыр-биюләр, уеннар белән үрелеп барды. Карачкы-курчак яндыру белән төгәлләнде.

5 март көнне “Зилант” спорт клубында 2003-2004 елда туган яшүсмерләр арасында баскетбол ярышлары үтте. Кызлар арасында 1 урында Манзарас, 2 урында күппрофильле лицей,  3 урында  - №3 мәктәп командалары калды. Малайлар арасында 1 урында №4 мәктәп, 2 урында Манарас, 3 урында күппрофильле лицей командалары калды.

 

Киокусинкай каратэ буенча Казан шәһәре беренчелеге узды. Анда Киров, Ульян каласы, Казан һәм Кукмара командалары катнашты. “Ялкын” спорт клубында шөгыльләнүчеләрдән торган районыбыз командасы ярышта беренче урынны алды. Шулай ук 9 кеше – беренче, 8 кеше – икенче, 7 кеше өченче урыннар белән кайтты.

 

7 март көнне “Олимп” боз сараенда Зарипов Рамил һәм Ваккасов Салават истәлегенә багышлап, 1996 елгы һәм аннан да яшьрәк командалар арасында хоккей турниры үтте. Барлыгы 10 команда катнашты. 3 урында - Чишмәбаш,  2 урында – Купка, 1 урында  - Сәрдекбаш командалары калды.

Иске Юрт авылында яшәүче Галимова Гөлбану Хаким кызына 90 яшь тулды.  Юбилярны Башкарма комитет җитәкчесе Азат Гарифуллин котлады. Аңа Россия Федерациясе Президентының котлау хатын, район Башлыгының  Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырдылар, бәхетле озын гомер, ныклы сәламәтлек теләде.


8
март, 2016 ел
сишәмбе

6 март көнне “Олимп” Боз сараенда Татарстан Республикасы Беренчелеге кысаларында, “Орион” (Кукмара) һәм “Ак Бүре” (Казан) окмандалары очрашты. Уен “Орион” командасы файдасына  6:2 нәтиҗәсе белән тәмаланды.

 


7
март, 2016 ел
дүшәмбе

5 март көнне Зур Кукмара авыл җирлегендә чаңгы ярышы үтте. Барлыгы 85 кеше катнашты. Иң яшь чаңгычыга 13 яшь булса, иң олысына 75 яшь иде.    


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International