ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2016 ел
сишәмбе

     Кичке уеннар элек- электән татар халкының иң матур, иң  куркәм йолаларыннан саналган. Җәйге матур кичләрдә, кояш баткач, картлар яткач, су буйлары, урман аланнары, ямь- яшел болыннар яшьләрнең шат авызларына, кумелгән.


29
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

Яраткан бабамның үлеме сәбәпче булдымы, әллә башка нәрсәләр комаучаладымы, анысын төгаен генә әйтә дә алмыйм. Йөгереп йөргән, үземә төрле максатлар куеп, шуларның чынга ашасына хыялланып йөргән бер мәлдә, кисәк кенә мин авырып урын өстенә егылдым. Бу хәл минем өчен көтмәгәндә килеп чыкты, моңарчы бердә каты авырып урын өстендә озак ятарга туры килмәде шул. Әле ярый туган ягымда ак халатлы фәрештәләр (табибларны мин шулай диеп атарга яратам), үзенең катлаулы эшенә җаваплы караган, ярдәм кулын сузарга әзер булган табиблар бар. Сүзем шундый табибларның берсе, яшь кенә булуына да карамастан, үз эшен яратып башкарган, һәрдаим ярдәм итәргә ашкынган табиб Руслан Павел улы Димитриев хакында.

Һәркөн иртән, телефоннан шалтыратып, әти-әнинең, туганнарның хәлен белеп чыгам. Төп йортта яшәүче энем хатынын бала тудыру йортына илткәннән соң,  “чуар йөрәгемнең” тагын бер “эше” артты.  Хәлләрен сораганда, туганымның сөйләве белән канәгатьләнмәсәм, табибына шалтыратып белешә торган булдым. Ә ул – ачык йөзле, игътибарлы, кешелекле Илнар Вәлиев. “Борчылмагыз, барысы да әйбәт булыр”, - дип тынычландыра. Бала тугач та: ”Тизрәк апаңа шалтырат”, - дигән...

26 февральдә балалар китапханәсендә Ч.Т.Айтматов исемендәге гимназиянең 7 сыйныф укучылары “Афганистан-йөрәк ярасы” дип исемләнгән батырлык дәресе тыңладылар. 

Бүген район Советында җирлек башлыклары, оешма-предприятие җитәкчеләре катнашында социаль-икътисадый һәм сәяси мәсьәләләргә багышланган киңәйтелгән утырыш узды. Анда район прокуроры Ришат Шакиров, район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Чулпан Хәнәфина, “Экосервис” оешмасы җитәкчесе Ирек Шәйхетдинов, Олыяз авыл җирлеге башлыгы Рамил Мәликов, Мәмәшир мәктәбе директоры Ринат Насыйбуллин, район башлыгы урынбасары Равия Каримуллиналар чыгыш ясады. Утырышны район башлыгы Сергей Димитриев алып барды.

Ош-Юмья авылы китапханәчесе Зоя Хабарова, югары сыйныф укучылары өчен, “Һөнәрләр илендә” дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. Ул китапханәче һөнәре турында сөйләгәннән соң, презентация күрсәтте. Укучыларга һөнәрләр турында күп мәгълүмат бирелде. Китапханә дәресенең максаты: укучыларга һөнәрләр турында сөйләү, аңлату.

 

Район һәм авыл китапханәчеләре мавыктыргыч, кызыклы тамашаларны бик еш үткәрәләр. Әле шушы көннәрдә генә Купка авылы мәдәният йортында да әнә шундый чараларның берсен күреп кайттык. Укучыларны китапханәгә җәлеп итү өчен ниләр генә уйлап тапмый Рәхилә апабыз! “Яңа гасыр” каналыннан баручы “Башваткыч” уенын клуб кысаларына күчерде ул. “Беләге юан - берне егар, белеме булган - меңне егар” дип исемләнгән “Башваткыч” уены мәктәп укучыларын, авыл халкын, китапханәчеләрне серле табышмак дөньясына алып керде.

Халык сәламәтлеген саклау эшендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен “Кукмара үзәк дәваханәсе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең хирургия бүлекчәсе мөдире – табиб-хирургы Корбанов Илһам Гарифулла улына “Татарстан Республикасының атказанган табибы” дигән мактаулы исем бирелде.

 

 

 
Иске Юмья авылы китапханәчесе Лидия Макарова, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бергәлектә, төрле катлам китап укучылар өчен, удмурт халкының мәдәнияте көне уңаеннан, “Эктон жыт” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде.  
Ош-Юмья авылы китапханәчесе Зоя Хабарова, югары сыйныф укучылары өчен, “Һөнәрләр илендә” дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International