ЯҢАЛЫКЛАР


18
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

12-17 январь көннәрендә Казан шәһәрендә бокс буенча Татарстан Республикасы  Беренчелеге үтте. “Зилант” спорт мәктәбе укучылары Шайхутдинов Рөстәм (80 кг ү/а) көмеш, Мамадңанов  Әнвар (50 кг ү/а), Мортазин Рифнур (52 кг ү/а) бронза медальгә лаек булдылар.

15-16 январь көннәрендә Пермь өлкәсе Краснокамск шәһәрендә самбо буенча 2000-2001 елда туган яшүсмерләр арасында Бөтенрусия турниры үтте. Кукмара “Зилант”  спорт мәктәбендә тәрбияләнүче  МИниламов Алмаз (42 кг ү/а), Закиров Ислам (46 кг ү/а), Файзрахманов Ильяс (66 кг ү/а) бронза медаль яуладылар.

Православие динен тотучылар 19 гыйнварда үзләренең иң зур дини бәйрәмнәренең берсе – Качмануны билгеләп үтә. Борынгыдан килгән гадәт буенча бәйрәмгә каршы көнне чиркәүләрдә су изгеләндерелә, чумыну өчен елга-күл өстенә бәке ясала. “Качману”да бәкегә төшеп су коену языклардан чистарыну булып санала, бик күп чирләрдән дәва дигән ышану да яши. Шулай ук чиркәүдән алып кайткан изге су да сихри көчкә ия.

Районда быел Качмануда суга чуму өчен Югары Чура, Лубян һәм Нырья авылларында махсус бәкеләр ясалачак.


17
гыйнвар, 2016 ел
якшәмбе

Мәмәшир авылы мәдәният йортында якташлар очрашуыт үтте. Чара да катнашучылар Мәхмүт Исмагиловның шәхси күргәзмәсе белән таныштылар, хәтирәләр белән уртаклаштылар. Якташлар өчен үзенчәлекле концерт программасы әзерләнгән иде. Дамира Гараева туган авылына багышланган яңа җырын башкарды.


16
гыйнвар, 2016 ел
шимбә

Зур Кукмараның чаңгы трассасында мәктәп укучылары арасында чаңгы ярышлары үтте


15
гыйнвар, 2016 ел
җомга

Район Башлыгы Сергей Димитриев Яңа Сәрдек авылында яшәүче Гарифуллина Гыйлембану апаны  90 яшьлек юбилее белән котлады, Россия Федерациясе Президентының котлау хатын, район Башлыгының  Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды, бәхетле озын гомер, ныклы сәламәтлек теләде. Шулай ук юбилярны районның хәрби комиссары Равиль Гафиев, җирлек башлыгы Илгиз Набиев тәбрикләде.

15 январь көнне китапханәнең уку залында китапханәче Салимова Тәскирә Харисовна “Тылсым” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә йөрүче өлкәннәр өчен,  шагыйрь Һади Такташның тууыны 115 ел тулуга багышланган “Такташка кайту” дит аталган әдәби кичә үткәрде.

13-14 январь көннәрендә “Олимп” Боз сараенда  2005-2006 елгы балалар арасында А.В.Тарасов ис. “Алтын шайба” Бөтенрусия ярышларының республика этабы үтте. «Ягуар» (Кукмор), «Биектау» (Биектау), «Олимп» (Мамадыш), Пестрецы, Балтаси, «Черные пантеры»  ( Б.Сабы), Арск командалары катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча 3 урында – “Биектау”, 2 урында – “Ягуар”, 3урында – “Олимп” командалары калды.  Беренче, икенче урынна алган командалар Мамадышта үтәчәк финал уеннарында катнашачак.


14
гыйнвар, 2016 ел
пәнҗешәмбе

“Восток” хуҗалыгында район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән берлектә 2015 елның эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде.

13 январь көнне китапханәче Загидуллина Гөлнара Фәритовна “Шәфкать” үзәгенә йөрүче яшүсмерләр өчен 2016 ел- маймыл елына багышлап конкурслар, уеннар үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International