-Үткән елны без уңышлы гына төгәлли алдык. Җитештерелгән продукцияне сатып, 119 миллион сум акчалата керем алынды, рентабельлелек 33 процент булды, - диде хуҗалык җитәкчесе Алексей Леонтьев. – Күп кенә төзелеш эшләре алып барылды: силос траншеялары ясалды, орлык складлары төзелде. Әле мал тораклары җитми. Киләчәктә анысы да хәл ителер. Хезмәткәрләргә эш хаклары, салымнар һәм башка түләүләр буенча да вакытында исәп-хисап ясала. Хезмәт хаклары да зарланырлык түгел: уртача 17435 сум тәшкил итә.