ЯҢАЛЫКЛАР


12
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе

7-9 январь көннәрендә Менделеевск шәһәрендә  үткән VIII  Бөтенрусия бокс турнирында “Зилант” спорт мәктәбе укучылары  да катнашты.  Камалов Рафиль 1 урын, Худайберганов Арслан, Галиев Адель, Юнусов Адель, Габдрахманов Адель, Садиков Айзат 2 урын, Багаманов Ильназ, Нуртдинов Тагир 3 урын яуладылар.

Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә 2003-2004, 2005-2006 елгы яшүсмерләр арасында дзюдо һәм самбо буенча “Раштуа – 2016” дигән республика турниры узды. Ярышта кукмаралылар да катнашты. Илназ Хуҗин, Айнур Нурахмәтовлар – беренче, Руслан Баймаков – икенче, Максим Исаев – өченче, Мәлик Бәдретдинов бишенче урыннарны алдылар. Спортчыларны ярышка Марс Бәдретдинов әзерләде.


11
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

5-9 январь көннәрендә Питрәчтә 2007 елда туган малайлар арасында Татарстан Республикасы хоккей Федерациясе призына хоккей турниры үтте. Турнирда “Ак Барс”  Казан, «Волна»  Казань «Лесные пчелы» Алабуга, «Олимп»  Мамадыш, «Тимерхан»  Б.Сабы, «Пестрецы»  Питрәч , «Легион» п.г.т. Кукмор командалары катнашты.

Кукмара волентерлары ОСПСД  хезмәткәрләре белән берлектә  «Яңа ел яхшылык алып килә!» акциясе үткәрделәр. Кыш Бабай,Кар кызы, Төлкекәй сәламәтлекләре чикләнгән балаларның өйләрендә булып, аларны Яңа ел белән котладылар, бүләкләр тапшырдылар.

Район Башлыгы Сергей Димитриев Лельвиж  авылында яшәүче Зюракова Екатерина Петровнаны  90 яшьлек юбилее белән котлады, Россия Федерациясе Президентының котлау хатын, район Башлыгының  Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды, бәхетле озын гомер, ныклы сәламәтлек теләде. Шулай ук юбилярны Вахитов исемендәге хуҗалык рәисе Нәфик Хөсәенов, социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Замалиева, җирлек башлыгы Рәис Хөсәеновлар  тәбрикләде.

“Зилант” спорт мәктәбендә спорт мастеры Ш.Җәләлетдинов истәлегенә ир-егетләр һәм кызлар арасында узган волейбол турниры нәтиҗәләре.

Кызлар арасында 1 урынны – Казан, 2 урынны – Марий Эл, 3 урынны Кукмара командасы алды.

Ир-егетләр арасында 1 урынны – Кукмара, 2 урынны – Марий Эл, 3 урынны Казан командасы алды.

Чишмәбаш авылында яшәүче Шәмсетдинов Габделвахит Шәмсетдин улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Туган көн иясен район башлыгы Сергей Димитриев тәбрикләп, аңа Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, җирлек башлыгы Фәнис Фәттаховлар да үзләренең котлауларын ирештерделәр.


10
гыйнвар, 2016 ел
якшәмбе

8 январь көнне Нырья авылы чаңгы трассасында В. М.  Беркутов истәлегенә регионара чаңгы ярышлары үтте.


9
гыйнвар, 2016 ел
шимбә

9 январь көнне район Башлыгы района физик культура һәм спортны үстерү буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәгә мәктәп директорлары,физкультура укытучылары, җирлек башлыклары, агрофирма җитәкчеләре, өстәмә белем бирү тренерлары чакырылган иде.


8
гыйнвар, 2016 ел
җомга

Поселокның Гафиатуллин урамында зур бәйрәм оештырылды. Анда балалар да, өлкәннәр дә рәхәтләнеп күңел ачты. Кыш бабай белән Кар кызы үзләренең осталыкларын күрсәтүчеләргә бүләкләр өләштеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International