Җиңү Паркы каршындагы мәйданда үтәчәк бәйрәм чаралары программасы
-19.00-21.00 сәгатьләрдә – Яңа ел концерты;
-21.00-21.45 сәгатьләрдә – сәхнәләштерелгән “Музыкаль шаян-шоу” тамашасы, маскарад костюмнары конкурсы.
29 декабрь көнне “Тылсым” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре “Кыш бабайдан сюрприз” акциясе кысаларында ОСПСиД да учетта торучы , аз керемле гаиләдә тәрбияләнүче балаларга яңа ел бүләкләре тараттылар.
2 январь көнне Җиңү Паркы каршында 13.00 сәгатьтән 14.30 сәгатькә кадәр Яңа ел концерты була.
Алабуга шәһәрендә Алабуга боз сараеның 10 еллыгына багышланган Яңа ел алды хоккей турниры узды. 2007 елгы командала арасында узхган турнирда Алабуга, Менделеевск, Мамадыш, Кукмара командалары катнашты. Кукмараның “Легион” командасы 2 урын алды.
Җиңү Паркы каршындагы мәйданда үтәчәк бәйрәм чаралары программасы
-19.00-21.00 сәгатьләрдә – Яңа ел концерты;
-21.00-21.45 сәгатьләрдә – сәхнәләштерелгән “Музыкаль шаян-шоу” тамашасы, маскарад костюмнары конкурсы.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 1-3 гыйнварда һава температурасы сизелерлек түбән төшәчәк.
Һава температурасы төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә – 18-23, аязган вакытта 30 градус салкын булачак. 1-2 гыйнварда республиканың көнчыгыш чигендәге районнарда 32-34 градуска кадәр суыта. Бу көннәрдә максималь һава температурасы – 16-22, 1 һәм 2 гыйнварда көнчыгыш районнарда 25 градус салкын булачак.
Кукмарада яшәүче Гариф абый Фәйзуллинның бүген гомер бәйрәме – 90 яшь тулган көне. Аны күркәм юбилее һәм якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән район башлыгы Сергей Димитриев тәбрикләде. Аңа күңел тынычлыгы, сәламәтлек, балаларының һәм оныкларының хөрмәтен тоеп яшәвен теләде, шулай ук Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды.
Хөрмәтле кукмаралылар, районыбыз кунаклары!
Барыгызны да якынлашып килүче 2016 ел белән тәбрик итәм, бәйрәм рухы, күтәренке кәеф, саулык-сәламәтлек телим.
Районыбызның “Строй-Гарант” оешмасы тарафыннан быел зур күләмле төзелеш эшләре башкарылды. Нәтиҗәле эшчәнлеге һәм үз бурычларын намус белән башкаруы өчен әлеге компания быел Россиянең иң яхшы салым түләүчеләре исемлегенә һәм илнең намуслы салым түләүчеләрнең Бердәм федераль реестрына кертелде.
Программада:
1.Төрле әкият геройлары белән музей буенча Яңа ел экскурсиясе
2.Балалар белән мастер-класс (“Яңа ел веноклары”, “Бәхет дагасы”, кар бөртекләре кисү, рәсемнәр буяу)