ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2015 ел
җомга

15-20 декабрьдә “Зилант” спорт мәктәбенең бокс бүлеге укучылары Татарстан Республикасы беренчелегендә катнаштылар. Искандерова Алина 56 кг үлчәү авырлыгында көмеш, Шафикова Айгөл 52 кг үлчәү авырлыгында , Мухаметгалиева Айгөл (54 кг), Мустафина Йолдыз (54 кг) бронза медальлә лаек булдылар.


24
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

22 декабрь  көнне  “Тылсым” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә хезмәткәрләр белән  янгын куркынычсызлыгы буенча инструкт аж үткәрелде.

 

2015 ел нәтиҗәләре буенча Кукмара районы мәшгульлек үзәге “Иң яхшы мәшгульлек үзәге 2015” булды.  


23
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

Автомобиль йөртүчеләр игътибарына!

Кукмараның тимер юл переездында ремонт эшләре башкарылу сәбәпле, 25 декабрь көнне иртәнге сәгать 8.00дән кичке сәгать 16.00гә кадәр переезд ябык булачак.


22
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

20 декабрь көнне күкшел авылында яшәүче Галимҗанова Фагыйлә Закир кызына 90 яшь тулды. Район Башлыгы урынбасары Равия Каримуллина  һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Замалиева аны юбилее белән котлап, Россия Федерациясе Президентының котлау хатын, район Башлыгының  Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырдылар. Шулай ук, юбилярны җирлек башлыгы Халиуллин Илһам котлады.

Район Башлыгы урынбасары Равия Каримуллина  һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Замалиева Кара Елга  авылында  яшәүче Габдуллина Миннераиса Габдулла кызын  кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.  Аңа Россия Федерациясе Президентының котлау хатын, район Башлыгының  Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырдылар, бәхетле озын гомер, ныклы сәламәтлек теләделәр. Юбилярны, шулай ук, җирлек башлыгы Фаттахов Фәнис котлады.

Казанның “Әкият” балалар үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән хатын-кызлар арасында “Татарстан энҗесе” дигән республикакүләм бәйге узды. Татарстанның 12 районыннан килгән конкурсантлар арасындаТашлы-Елга авылы кызы Гөлназ Сәлләмова да бар иде. Гөлназ балачактан инвалид. Ул бик талантлы, иҗади, матур итеп чигә, шигырьләр дә яза. Гөлназ конкурста икенче урынны алды. Аның белән бергә сәхнәдә Роза Тимиркина җитәкчелегендәге “Акварель” бию төркеме дә чыгыш ясады.

 


21
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

19 декабрь көнне Удмуртия Республикасы Кизнер район үзәгендә “Хыялыңа ышан” дип аталган яшь халык музыка уен коралларында башкаручыларның II региональ конкурсы узды. Кукмара сәнгать мәктәбенең “Баян” классы укучысы Ганеев Эдуард (җит.Рафиков Д.Ф.)  "Сольное академическое исполнительство" номинациясендә 1 дәрәҗә Дипломга лаек булды.

18 декабрь көнне Казан шәһәрендә Салих Сәйдашев исемендә1 Республикакүләм  канкурс үтте. Кукмара сәнгать мәктәбе укучысы Гильмуллин Айзат  (җит. Гарипова Г.Ф.) “Халык уен кораллары” номинациясендә  катнашып, 3 дәрәҗә Лауреат исеменә лаек булды.

16 декабрь көнне “Олимп” Боз сараенда 2003 елгы малайлар арасында хоккей буенча Татарстан Беренчелеге үтте. “Олимп” (Кукмара) һәм “Стальные совы” (Чермешән) командалары очрашты. Очрашу 5:4 исәбе белән “Стальные совы”  командасы файдасына тәмамланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International