10 – 13 декабрендә Түбән Кама шәһәрендә “Зилант” спорт мәктәбенең самбо бүлеге укучылары билбау көрәше буенча Бөтенрусия турнирында катнаштылар. Юсупов Рузаль 65 кг үлчәү авырлыгында бронза медальгә лаек булды.
9 декабрь көнне “Олимп” Боз сараенда 2003 елгы командалар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелеге үтте. “Олимп” (Кукмара) һәм “Арслан” (Бөгелмә) командалары көч сынашты. Очрашу “Арслан” командасы файдасына 9:2 исәбе белән тәмамланды.
14 декабрь көнне район Советының утырышлар залында җитәкчеләр белән социаль-экономик һәм политик сораулар буенча киңәшмә үтте. Киңәшмәгә җирлек башлыклары, хуҗалык һәм предприятие җитәкчеләре, мәктәп директорлары чакырылган иде.
Бер төркем кукмаралылар башкаланың Халыклар дуслыгы йортында узган якташлар очрашуында булып кайттылар.
Дөньяның кайсы гына почмагына таралмаган милләттәшләребез! Татарстан һәм Рәсәй шәһәрләрендә генә түгел, хәтта чит илләрдә гомер кичерүче якташларыбыз да, Кукмара белән элемтәләрен өзмичә, туган яклары белән горурланып яшиләр. Якташлар җәмгыяте оештырган очрашуга да бердәм булып кайтырга тырышканнар иде алар.
Конференция эшендә район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Хәбир Иштирәков, башлангыч оешма җитәкчеләре, президиум әгъзалары, җирлек башлыклары, чакырылган кунаклар катнашты. Очрашуда ветераннар Советы һәм ревизия комиссиясенең ел дәвамында башкарылган эшләре тыңланды, исәп-хисап мәсьәләләре турында фикер алышынды, максат һәм бурычлар билгеләнде, район ветераннар оешмасының яңа составы сайланды. Район ветераннар советы рәисе итеп алдагы биш елга кабат Мияссәр Мансуров сайланды.
Һөнәр сайлауда юнәлеш бирү максатыннан, район мәктәпләренең югары сыйныф укучыларының Казан дәүләт аграр университеты һәм Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе вәкилләре белән традицион очрашуы үткәрелде.
9 декабрь көнне илебездә истәлекле дата – Ватан геройлары көнне билгеләп үтелә. Кукмара волонтерлары «Их именами названы улицы нашего поселка Кукмор» дип аталган акция үткәрелделәр.
10 декабрь көнне “Тылсым” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре, активист ветераннар катнашында Лесхоз интернатында концерт куелды. Әлеге кичә уңышлы үтте, Лесхоз интернатында тәрбияләнүчеләр бик канәгать калдылар.