26 ноябрь көнне китапханәче Пахомова Валентина “Чордаш” клубы членнары белән “Ана мәхәббәте яктысы” дип аталган тематик сәгать үткәрде.
Кукмара районы хатын-кызлары шушы көннәрдә “Ак калфак” оешмасының чираттагы утырышына җыйналды. Ул районыбызның каләм тибрәтүче хатын-кызларына багышланды: алар үзләренең яңа әсәрләрен укып фикер алыштылар, иң яхшы әсәрләрне туплап, әдәби альманах чыгарырга, дигән карарга килделәр.
“БЕРДӘМ РОССИЯ” Бөтенроссия политик партиясенең Генераль Совет Президиумы 2015 ел 3 ноябрь карары белән Партиянең оешу көненә багышлап, 1 декабрь көнне Кукмара муниципаль районында бердәм гражданнарны кабулитү көне үтә. Белешмәләр өчен телефон: 2-65-14
25 ноябрь көнне Кукмара районы гражданлык актларын теркәү бүлегендә ана (гаилә) капиталы Дәүләт сертификатларын тапшыру тантанасы булды. Бу көнне икенче яки өченче балалары туган гаиләләр сертификатлы булдылар. Әлеге чарада Пенсия фонды начальнигы урынбасары Набиева Зөһрә катнашты. Ул бәхетле әти-әниләргә сертификат тапшырды, гаиләләләре тулылану белән котлады, тазалык, бәхет теләде. Шулай ук әти-әниләрне социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Замалиева котлады.
24 ноябр көнне Кукмара районында Татарстан Республикасы хәрби комиссары, генерал-майор Погодин Сергей Николаевич булып китте. Ул капитал ремонттан соң район комиссариатында булды, военкомат хезмәткәрләре белән очрашты. Аны район Башлыгы Сергей Димитриев һәм район хәрби комиссары Равил Гафиев озатып йөрделәр.
20 -22 ноябрьдә Казан шәһәрендә самбо буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге үтте. “Зилант” спорт мәктәбеннән Шайфутдинов Ленар (52 кг) җиңүче булды. Ибятов Мурат (70 кг) һәм Виноградов Владимир (56 кг) көмеш медальгә лаек булдылар.
Аш-Буҗи авыл клубында, Адай авылы мәдәният хемәткәре белән берлектә «Бәхет өчен ни кирәк, кушылса ике йөрәк» дигән кичә үтте. Кичәдә авыл мулласы Мансур хәзрәт үз вакытында гаилә кормаган егет-кызларга нәсихәт, парлы тормышның өстенлекләре, ялгызакларның киләчәге аянычлы булуы турында сөйләде, җырлар яңырады, халкыбызның милли уеннары уйналды, күмәк биюләр башкарылды.
19 ноябрь көнне Түбән Казаклар авыл клубында, әниләр көненә багышланган «Әниемнең җылы кочагында» дигән тематик кичә үтте. Кичәгә гомерләре буе фермада эшләп, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган хөрмәтле әниләр чакырылды. Бәйрәм кичәсендә әниләр хөрмәтенә изге теләкләр, матур җырлар янгырады, чәй өстәле әзерләнде.
23 ноябрьдә китапханәче Саттарова Лилия “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар өчен “Наркотик – үлем ул” дигән информацион сәгать үткәрде.
Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары “Без бергә” Халыкара проекты кысаларында Яр Чаллы шәһәрендә үткән конкурс-фестивальдә катнаштылар. “Нәфис сүз” номинациясенең кече яшь категориясендә Ислам Шәйдуллин – беренче, Әнвәр Хәсәнов – икенче, Кира Петровалар өченче дәрәҗә лауреатлар булдылар.