ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

27 ноябрьдә район мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган бәйрәм үтте.

 

“БЕРДӘМ РОССИЯ” Бөтенроссия политик партиясенең Генераль Совет Президиумы 2015 ел 3 ноябрь  карары белән Партиянең   оешу көненә багышлап, 1 декабрь көнне Кукмара муниципаль районында бердәм  гражданнарны кабулитү көне үтә. Белешмәләр өчен телефон: 2-65-14


29
ноябрь, 2015 ел
якшәмбе

Әңгәмәдәшебез - район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Нургалиев.

1.Кукмара эчке эшләр бүлеге республиканың үз категориясендәге 14 полиция бүлеге арасында алтынчы урында бара. Сезнеңчә, бу яхшы күрсәткечме?

-“Алтын урталык”ны мин бер дә начар димәс идем. Аннары без бит әле җинаятьләрне ачу буенча да үз категориябездә икенче урынга күтәрелә алдык. Бу, әлбәттә, барлык коллективның тырышлыгы нәтиҗәсе. Бүгенге көндә бүлектә йөзгә якын кеше эшли. Бәйрәм уңаеннан 12 полиция хезмәткәре “Хезмәттәге уңышлары өчен” Россия Эчке эшләр министрлыгы медальләренә, ә өч хезмәткәр күкрәк билгеләренә ия булдылар.


28
ноябрь, 2015 ел
шимбә

Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе, мәгариф идарәсе тарафыннан “Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүче иң яхшы тәрбияче” дигән республика бәйгесенең район туры уздырылды. Әлеге конкурста район балалар бакчаларыннан 19 тәрбияче катнашырга теләк белдерде.

Зур Сәрдек мәдәният йорты китапханәсендә укучылар өчен "Без - коррупциягә каршы!" исемле видеолекторий уздырылды. Китапханә мөдире Наилә Шакирова эчтәлекле презентация әзерләп, балаларга аңлаешлы мисаллар китереп, әһәмиятле чыгыш ясады.

 

“Тылсым”  халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә әгиләр көненә багышланган “Ана бәхете” дип аталган кулдан ясалган эшләнмәләр күргәзмәсе булды. Әлеге үзәктә ял итүчеләрнең кул эшләреннән күргәзмәне хезмәт терапиясе инструкторы Шайдуллина Ленара  оештырды. Камышлы авылыннан Калимуллина Нурфига һәм Зиатдинова Нурзидәләрнең эшләре һәркемдә соклану хисләре уятты.


27
ноябрь, 2015 ел
җомга

“Шәфкать” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә әниләр көненә багышланган “Сөекле әниемә” дип аталган балалар күргәзмәсе оештырылды. Балалар үзек хезмәткәрләре кул астында әниләре өчен “квиллинг”, “кәгазь пластикасы”, “күләмле аппликация” техникасы буенча сувенирлар әзерләделәр.  Шулай ук, инвалид бала Юзмухаметова Алиянең “свит-дизайн”, “топиария”  техникасы буенча эшләнгән шәхси күргәзмәсе булдырылды. Әниләр балаларының үз куллары белән эшләнгән бүләкләреннән канәгать калдылар.

27 ноябрь көнне үзәк китапханәдә Кукмара №4 номерлы мәктәбенең 7-8 сыйныф укучылары өчен “Гомерләрне алып китүче мавыгу” дип аталган информацион сәгать үтте. Әлеге чарага яшьләр белән эшләхче хезмәткәр Гумеров Альберт Раифович чакырылган иде.  

27 ноябрь көнне балалар китапханәчесе Багавиева  Алсу Кукмара №1 гимназмясенең 1а сыйныфы укучылары белән “Китап һәм мин тугры дус” дип аталган экскурсия үткәрде. Балалар китапханә,уку залы, абонемент турында мәгълүмат алдылар, китаплардан файдалану кагыйдәләре белән таныштылар. 

21 ноябрь көнне Нормабаш авылы клубында язучы, журналист Вагыйз Хәсәновнын тууына 70 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе булды. Кичәне авылның имамы Рафис хәзрәт башлап җибәрде. Районнан килгән хезмәттәшләре, туганнары, балалары катнашып хатирәләре белән уртаклаштылар, аның шигырьләре укылды, җырлар яңырады. Кичә ахырында мәрхүмнең бертуган апасы Гөлйөзем, улы Эдуард, килене Лилия бу кичәне өештыручыларга, әтиләре турында әйтелгән җылы сүзләре өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International