ЯҢАЛЫКЛАР


22
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
“Зилант” спорт мәктәбенең бокс бүлегендә шөгыльләнүче егетләр Алабугада узган XIII Бөтенроссия турнирында катнаштылар. Әнвәр Мамадҗанов җиңүче булды, Вальмир Маннапов – икенче, Рафил Камалов, Адель Юнысов, Әлфир Минибаевлар өченче урыннарны алдылар.
“Зилант” спорт мәктәбенең 2001-2002 елгы кызлардан торган волейбол буенча җыелма командасы Алексеевск шәһәрендә Татарстан Беренчелегендә катнашты һәм ун команда арасында икенче урынны яулады.

20 октябрь көнне  “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү социаль педагогы Д. Мубаракшина балигъ булмаган балалар белән мөселман дин вәкиле З. Низамутдинов белән очрашу оештырды. Очрашу барышында Зиятдин Мухарлямович әхлак тәрбиясенә багышланган әңгәмә үткәрде. “Фотография” дигән видеофильм күрсәтелде.   


21
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Өлкәнннәр өчен  8.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр  бушлай юридик ярдәм күрсәтелә:

 Фәнзил Якупов (кабул итү урыны - район Советы бинасы, Ленин урамы, 13 йорт);

 Марс Мамаев, район пенсия фондының юрист-консультанты (кабул итү урыны - район Советы бинасы, Ленин урамы, 13 йорт);

Резеда Савыкова,  “Тылсым” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге юрист-консультанты (кабул итү урыны – “Тылсым” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге, Степан Разин урамы, 3 йорт);

Рәйсә Вәлиева, адвокат (кабул итү урыны – “Тылсым” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге, Степан Разин урамы, 3 йорт).

 


20
октябрь, 2015 ел
сишәмбе

Район Башлыгы урынбасары Равия Каримуллина Аш Буҗи авылында яшәүче Закирова Гайниһаят Хөсәен кызын 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президентының котлау хатын, район Башлыгының  Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды, бәхетле озын гомер, ныклы сәламәтлек теләде. Шулай ук юбиляры  социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Замалиева, мәдәният Идарәсе начальнигы Рамиль Нуриев, Зур Сәрдек авыл җирлеге башлыгы Фанис Фаттахов котлады.

   “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар өчен туган көн бәйрәме үткәрелде. Әлеге бәйрәмдә балалар балалар белән беррәттән әти-әниләр дә яхшы кәеф, энергия алдылар. Алар бие теләп төрле уеннарда, конкурсларда катнаштылар, “Каравай” җырладылар.


19
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе

18 октябрь көнне “Олимп” боз сараенда 2001 елгы командалар арасында хоккей буенча Татарстан Беренчелегенең чираттагы уеннары үтте. “Орион” (Кукмара) һәм “Тимерхан” (Саба) уены, Кукмаралар файдасына 12:4 счеты белән  тәмамланды.

 

17 октябрь көнне “Олимп” боз сараенда 2001 елгы командалар арасында Татарстан Беренчелегенең чираттагы уеннары үтте. “Орион” (Кукмара) һәм “Девон” (Баулы) уены, Баулылар файдасына 8:1.  

16 ноябрь көнне китапханәче Нурия Гайнетдинова Кукмара №4 мәктәбенең 6а сыйныф укучылары өчен “Этикет кагыйдәләрен яшьтән өйрәник” дип аталган занятие үткәрде. Балалар урамда, очрашуларда, кеше белән сөйләшкәндә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнделәр.

8 октябрь көнне “Тылсым” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә инвалидлар арасында шахмат-шашка ярышлары үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International