ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе

25 октябрь  көнне “Зилант” спорт клубында стритбол буенча район беренчелеге үтте. Барлыгы 8 команда катнашты. “ЦСКА” командасы җиңү яулады.

“Тылсым” үзәгенең “Гаилә” бүлекчәсендә “Туган көннәр атналыгы” дигән программа тормышка ашырыла. Аның кысаларында узган атнада “Магнолия” кафесында авыр тормыш хәлендәге гаиләләрдә тәрбияләнүче 12 бала (шуларның алтысы туган көн ияләре) өчен хәйрия ашы үткәрелде. Әлеге чараны оештыруда “Импульс” компаниясе, “Консул” сәүдә үзәге, “Балалар дөньясы” кибете, “Магнолия” кафесы җитәкчеләренең өлеше зур булды.

 21 октябрь көнне Олыяз авылында яшәүче 2 группа инвалид Исрафилова Хәбибә Гайнулла кызы 85 яшьлек гомер бәйрәмен  билгеләп үтте. Аны “Тылсым” халыкка комплекслы ярдәм күрсәтү үзәге директоры Н. Мубаракова, специалист  Д. Кашапова,  социаль хезмәткәр С. Хабибуллина котладылар, истәлек бүләге тапшырдылар.

 

25 октябьдә «Кичке уен» проекты кысаларында Иске Йорт авылы клубында район мәдәният йорты иҗади төркеме зур концерт оештырды. Бу проектның максаты кече авылларда мәдәни тормышны активлаштыру. Кич буе халык һәм заманча җырлар, көйләр яңгырады. Концерт онытылып бара торган милли уеннар белән үрелеп барды.


24
октябрь, 2015 ел
шимбә

23 нче октябрь көнне Сәрдекбаш авыл китапханәчесе Набиева Гөлназ 2015 нче ел Татарстанда Парклар һәм Скверлар елы уңаеннан “Ләйсән” балалар бакчасында “Урманнар алар табигый парклар” дип аталган тәрбия сәгате үткәрде.

           

Мәмәшир авылы китапханәчесе Зөлфия Габдуллина Өлкәннәр көненә багышлап “Нур” клубына йөрүчеләр өчен “Үтте дә китте яшьлегем” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде. Өлкәннәрне бәйрәм белән котлаганнан соң, аларны “Файдалы киңәшләр” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырды. Өлкәннәр үзләре язган шигырьләрен укыганнан соң, кичә чәй өстәле артында дәвам итте.

Ядегәр авылы китапханәчесе Диләрә Миннебаева, китап укучылар өчен, “Каләмне корал итеп...” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Китапханәче укучыларны Бөек Ватан сугышы елларында иҗат иткән татар шагыйрьләре белән таныштырып, презентация күрсәтте. Укучылар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырлап, биюләр башкардылар. Кичәдән укучылар бай мәгълүмат алдылар. 

Зур Сәрдек җирлегендә эшләүче барлык мәдәният хезмәткәрләре, җирлек башлыгы Фәнис Фәттахов белән берлектә, Кара Елга авылы янындагы үзәнлеккә мең төп нарат үсентесе утырттылар.

Бүген Казан шәһәренең  Агропромышленность паркында авыл хуҗалыгы товарларын сату ярминкәсе үтте.

Казан Мәдәният һәм сәнгать университетында “Этномириада” дигән Халыкара конкурс-фестиваль узды. Әлеге чарада кукмаралылар да актив катнашты. Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең Ләйлә Низамова җитәкчелегендә шөгыльләнүче укучыларның эшләре беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Сәнгать бүлегенең яшь белгече Гөлнур Исхакова исә әлеге фестивальдән өченче дәрәҗә лауреат исеме белән кайтты. Аерым башкаручыларның да уңышлары сөенерлек. Илназ Гыйльметдинов “Вокал-соло” номинациясендә – дипломант, Ирек Хаммадиев икенче дәрәҗә лауреат булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International