ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2015 ел
җомга
8 октября специалисты ГАУСО КЦСОН «Тылсым» совместно с педагогами МБОУ СОШ №4 Захидой Назировной и Венерой Хайдаровной провели групповое занятие на свежем воздухе с несовершеннолетними детьми на тему: «А на дворе у нас игра» в парке отдыха и культуры в п.Кукмор.

Тылсым” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең “Наз” тернәкләндерү бүлегендә Өлкәнәр көненә багышланган “Көз нигъмәтләре” дип аталган  күргәзмә үтте. Социаль хезмәткәрләр, дәвалану курсы үтүче гражданнар әлеге чарада актив катнаштылар. Җыелган продукцияне 16 аз керемле гражданнарга илтеп тапшырдылар. Әлеге чарада Л. Шайдуллина, А. Лукмановалар актив катнашты.

 

В социальном реабилитационном отделении «Наз» комплексного центра социального обслуживания населения «Тылсым» в Кукморском муниципальном районе 08.10.2015 состоялось занятие в виде викторины «А ну-ка бабушки…!», организованный инструктором по трудовой терапии Шайдуллиной Ленарой Вильсоровной.

8
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

5 октябрь көнне Кукмара волонтерлары “Яхшы эшләр десанты” акциясе кысаларында  мохтаҗларга ярдәм күрсәттеләр. Волонтерлар тарафыннан бакча эшләре башкарылды.

В рамках Дня пожилых людей работники культуры Большесардекского сельского поселения организовали выездные благотворительные концерты «Якты моңнар». Эти концерты с участием главы сельского поселения и председателя Совета ветеранов прошли с большим успехом.

3 октябрь көнне Кукмара бистәсендә Өлкәннәр көне уңаеннан ярминкә үткәрелде. Ярминкәдә үзэшчән сәнгать артистлары бик матур концерт куйдылар. Социаль ярдәм хезмәткәрләре өлкән яшьтәге гражданнарның өйләренә алган продукцияләрен  кайтарып куйдылар.

 

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнагате хезмәткәрләре көне уңаеннан башкалабызның “Корстон–Казан” сәүдә–күңел ачу үзәгендә бәйрәм чарасы үткәрелде. Тантанада районыбызның бер төркем җитәкчеләре һәм хезмәт алдынгылары да катнашты. “Басу–кырлардан 3,5 миллион тонна ашлык җыеп алынды. Бу –авыл җирендә яшәүче һәркемнең авыр, катлаулы хезмәт җимеше”,–дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.


7
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе

7 октябрь көнне китапханәче Загидуллина Гөлнара “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә “Әйләнә-тирәбездәге хайваннар” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.  

Югары Кузмесь авылы китапханәчесе Валентина Тухтарова балалар өчен “Көз бәйрәме” үткәрде. Чара барышында төрле уеннар, конкурслар оештырылды. Китапханәче көзге сынамышлар белән таныштырды, табышмаклар әйтте.

 


6
октябрь, 2015 ел
сишәмбе

Бүген район Башлыгы Сергей Димитриев муниципаль хезмәт ветераннарын Халыкара өлкәннәр көне белән котлады. Бәйрәм чарасы “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә үтте. Ветераннар өчен концерт чәй өстәле артында дәвам итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International