Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Башкарма комитетның опека бүлеге хезмәткәрләре, социаль яклау бүлеге начальнигы С. Замалиева, район совета аппараты җитәкчесе Р. Гаянова белән берлектә олы яшьтәге опекуннарны бәйрәм белән котладылар.
2 октябрь көнне “Волотер-Кукмор” волонтерлары Салават күпере балалар бакчасында “Куян куышы” дип аталган әкият күрсәттеләр. Волонтерлар очрашу барышында яхшылык һәм явызлык турында әңгәмә үткәрделәр, табышмаклар әйттеләр, уеннар уйнаттылар. Ахырдан бергәләп флеш-моб биеделәр.
1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көнендә Кукмара волонтерлары «Десант Добрых Дел» акциясе үткәрделәр. Сугыш ветеранына йорт тирәсен җыештыруда булыштылар.
2 октябрь көнне “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Өлкәннәр көне уңаеннан осрашу кичәсе булды. Кукмара сәнгать мәктәбе укучылары катнашында концерты белән башланып киткән очрашу чәй өстәле артында дәвам итте. Өлкәннәр истәлекләре белән уртаклаштылар. Ахырдан һәрберсенә пакетлар өләшенде.
1 октябрь Халыкара Өлкәннәр көнендә “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре “Туган як” акциясендә катнаштылар. Лесхоз картлар йортында концерт куйдылар, күчтәнәчләр, бүләкләр белән шатландырдылар.
Ошторма –Юмья авылы китапханәчесе Зоя Хабарова клуб хезмәткәрләре белән берлектә өлкәннәр катнашында удмурт язучысы Гай Сабитовның 100 еллыгына багышлап чара үткәрде.