ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Зур Сәрдек җирлегенә кергән мәдәният хезмәткәрләреннән торган "Якты моңнар" концерт төркеме Зур Сәрдек,Чишмәбаш, Купка, Аш-Буҗи, Адай авылы өлкәннәренә концерт программасы белән чыгыш ясады. Җирлек башлыгы, ветераннар Советы рәисе белән берлектә оештырылган әлеге гастрольләр уңышлы узды.

3
октябрь, 2015 ел
шимбә
Өлкәннәр көне уңаеннан район Мәдәният йортында  зур бәйрәм концерты күрсәтелде.  Концертта ретро җырлар яңгырады, шигырьләр сөйләнде, “Акварель” ансамбле башкаруында хореографик номерлар тамашачы хозурына тәкъдим ителде.  Концерт программасы һәм театр  һәркем күңелендә матур кичерешләр калдырды.
Өлкәннәр көне уңаеннан район Мәдәният йортында Туфан Миңнуллин әсәре буена  “Гөргери кияүләре” спектакле  күрсәтелде. 

Кукмара районында өлкәннәр декадасы башланды. Барлык җирлекләрдә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган тантаналы чаралар үтә.

м

2
октябрь, 2015 ел
җомга

2 октябрь көнне китапханәче Гарипова Лилия Дамировна социаль педагог Набиева Эльмира Заһитовна белән Кукмара №1 Гимназиясенең югары класс укучылары өчен  Сергей Есенинның 120 еллыгы уңаеннан “С. Есенинга багышлана...” дип аталган әдәби сәгать үткәрде.

Ядегәр авылы китапханәчесе Диләрә Миннебаева, төрле катлам китап укучылар өчен, “Каләмне корал итеп..” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. 

1 октябрь көнне китапханәче Пахомова Валентина Геннадьевна “Современница” клубы членнары белән “Кабан күле серләре” дип аталган тематик сәгать үткәрде.

 

Село Чура авылында яшәүче Мария Бибаевага 90 яшь тулды. Юбилярны социаль яклау бүлеге начальнигы С. Замалиева, район Советының гомуми бүлек начальнигы М. Файзрахманова котлады. Аңа Россия Федерациясе Президентының котлау хатын, район Башлыгының  Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырдылар, бәхетле озын гомер, ныклы сәламәтлек теләделәр.


1
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
3 октября на территории между магазином «Добреев» и заправкой ОАО «Татнефтепродукт» по улице Ленина проводится сельскохозяйственная ярмарка, посвященная Дню пожилых людей. Начало в 7 часов.
1 Октябрь һәр елны Халыкара өлкәннәр көне буларак билгелән үтелә. Аларга игътибар, хөрмәт, ихтирам күрсәтү көне бу. Районыбызда 15 мең 765 пенсионер яши. Аларның рухи халәтенә, матди халенә, ихтыяҗына, торак-көнкүреш шартларына игътибар күрсәтү – һәрберебезнең изге бурычы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International