ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Кичә Планетарная урамы утызынчы йорт янында беренче тапкыр “Ишегалды бәйрәме” үткәрелде. Әлеге йортта яшәүчеләр, күрше-тирә урамнардан килгән кунаклар рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты, шулай ук район җитәкчелеге белән дә очрашты. Район Мәдәният йорты үзешчәннәре дәртле көй-моңнарын бүләк итте, ә сәнгать мәктәбе укучылары балаларны биетте, уйнатты.

8
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
Казандагы Триумф боз сараенда Казан мөхтәсибәте кубогына оештырылган хоккей турнирында Кукмара мөхтәсибәте командасы катнашып, тугыз команда арасыннан өченче призлы урынны яулады.
8 сентябрь көнне балалар китапханәсе “Көзге шәфатьлелек атнасы – изге эшләр эстафетасы” кысаларында “Табигать белән дус бул” дип аталган акция үткәрде. Китапханәче Хафизова Гөлфия Кукмара Ч.Т. Айтматов исемендәге №1 Гимназиясе 2 сыйныф балалары белән табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр.
Кукмара Җиңү Паркы каршындагы мәйданда “Шәфкать” тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре “Осталар шәһәрчеге” оештырды. “Тылсымлы лоза”, “Тестапластика”, “Топиарий ясау” буенча мастер-класслар күрсәтелде. Әлеге иҗат төрләрендә үзләрен сынап карага теләүчеләр куп булды. Балалар , тәҗрибәле хезмәткәрләр күзәтүе астында, матур әйберләр ясарга өйрәнделәр.
5 сентябрь көнне Җиңү Паркы каршындагы мәйданда парклар һәм скверлар көненә багышланган чаралар үтте. Бу көнне “Тылсым” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре тарафыннан “Бәхетле балачак” дип аталган уен мәйданчыгы оештырылды. Балалар “Чүлмәк вату”, “Бүләк кисү”, “Кашыкка йомырка салып йөгерү” кебек традицион уеннарда катнаштылар.
“Авыл эчендәге юлларны ремонтлау” дип аталган президент программасы кысаларында Янил авылының үзәк урамына – барлыгы 1650 метр чакрым арага асфальт юл салынды. Балтачтагы “Татавтодор” оешмасыныц Балтач филиалы хезмәткәрләре башкарган бу эш республика бюджетына 12,5 миллион сумга төшкән.
1-30 сентябрьдә районыбызда “Экстремизмга – юк” дигән айлык уздырыла. Аның кысаларында мәгариф учреждениеләрендә тематик дәресләр, балалар бакчаларында әлеге темага карата рәсемнәр конкурсы, спорт чаралары үткәрү каралган.
Шәхси эшмәкәрләр, оешмалар арасында:

Рамазан Юнысов шәхси предприятиесе – 1 урын

Инженерлык челтәре –2 урын

“Стройком” – 3урын

7
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Заманында Пычак авылында да зур мәчет булган. Дингә каршы булган чорда аны юк иткәннәр. Хәзерге көндә дини бәйрәмнәр, намазлар шәхси йорттан торгызылган кечкенә мәчеттә башкарыла. Күп еллар авылыбыз имамы булган Кыяметдин абыйның моңлы азан тавышы шушы мәчет манарасыннан ишетелде.
"Хезмәт даны" газетасының 85 еллыгы уңаеннан шахматчылар арасында турнир узды. Анда өлкәннәр генә түгел, балалар да бик теләп катнашты. Җиңүчеләргә истәлек бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International