ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2015 ел
җомга
Бүген Кукмара беренче гимназиясе территориясендә төзелгән спорт мәйданчыгы файдалануга тапшырылды. Шулай итеп, поселокның барлык мәктәпләре дә заманча итеп эшләнгән спорт корылмалары белән тәэмин ителде.
10 сентябрь көнне “Тылсым” социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә “Сәламәтлек” төркеменә йөрүче гражданнар белән “Скандинавская ходьба” технологиясен кулланып спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрелде.
11 сентябрь көнне “Көзге шгәфкатьлелек атнасы – изге эшләр эстафетасы” кысаларында, үзәк китапханә хезмәткәрләре китапханә территориясендә агачлар утырттылар.
11 сентябрь көнне балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Көзге шәфкатьлелек атнасы – изге эшләр эстафетасы” кысаларында балачактан инвалид Тимергалиева Рамиләнең өендә булып, хәлләрен белештеләр. Рамиләгә бик матур әкиятләр китабы бүләк иттеләр.
10 сентябрьдә район балалар китапханәчесе Багавиева Алсу Расимовна “Ландыш” Киндеркүл авылы балалар бакчасында “Белем иленә сәяхәт” дип исемләнгән дәрес-презентация үткәрде.
Сәрдекбаш авылы китапханәчесе Гөлназ Нәбиева,“Көзге яхшылык атнасы – яхшы гамәлләр эстафетасы” атналыгы кысаларында, “Ләйсән” балалар бакчасына йөрүче балалар өчен “Әкиятләр илендә күңелле стартлар” дип исемләнгән уен-ярыш үткәрде.
10 сентябрь көнне Починок Сутер авылы клубы территориясендә Көзге шәфкатьлелек атнасы – изге эшләр эстафетасы таналыгы кысаларында, мәдәният хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучылары белән “Яхшылык эшлә, үзеңә яхшылык булып кайтыр” дип аталган күңелле стартлар уены үткәрделәр.
Бүген бистәбездә истәлекле вакыйга булды. Поселокның Гафиятуллин урамында социаль ипотека программасы нигезендә төзелгән 40 фатирлы йорт ияләренә тапшырылды. Әлеге йорттан фатирлар ветераннарга һәм аларның тол калган хатыннарына, бюджет системасында һәм районның оешма-предприятиеләрендә хезмәт куючыларга, тузган торакны бетерү программасы буенча исәптә торучыларга бирелде.

10
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
9 сентябрь көнне балалар китапханәсе түбән класс укучылары өчен “Көзге шәфкатьлелек атнасы – яхшы эшләр эстафетасы” акциясе кысаларында “Тормыш яхшы эшләр өчен бирелгән” поэзия дәрес үткәрде.

9
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген Лубянда күптән көтелгән сөенечле вакыйга булды. Мәктәп территориясендә заман таләпләренә туры китереп эшләнгән спорт һәм балалар мәйданчыклары ачылды. Ясалма чирәм түшәлгән спорт мәйданчыгында баскетбол, волейбол уйнау өчен мөмкинлекләр тудырылган булса, балалар мәйданчыгында атынгычлардан тыш, хәтта теннис өстәле дә бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International