ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2025 ел
җомга

2025 елның 20 февралендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаңгы ярышлары буенча «Олимп» спорт мәктәбе беренчелеге узды.

2025 елның 19 февралендә яшь хоккейчыларның Бөтенроссия ярышларының республика этабының зона уеннары 2008-2009 елгы командалар арасында узды.

21 февраль - Туган тел көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә “Гөрләвек” балалар бакчасының өлкән төркеме балалары өчен Фирдания Закирова китапханә буенча экскурсия  һәм «Туган телем — кунелем теле» дигән туган тел бәйрәме үткәрде. Ул бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре, халык авыз иҗаты китаплары, фольклорның төрле жанрлары: мәкальләр, санаулар, такмаклар, тиз сөйләмнәр белән таныштырды. Балалар табышмаклар чиште, “Туган тел”  җырын башкарды. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.

Консультация - кисәтү метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында 21 февральдә 20:00 дән 2025 елның 22 февраленә кадәр 10.00

Кукмарада банк счетыннан акча урлаган өчен ир-атны хөкем итәчәкләр


20
февраль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

20 нче февраль көнне Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда якташыбыз, рәссам, Татарстан Республикасының рәссамнәр берлеге әгъзасы Мәхмүт Исмәгыйлевның “Әйтер сүзләр калган әле...” дигән шәхси күргәзмәсен ачу һәм иҗат кичәсе үткәрелде. Әлеге чарага Мәхмүт аганың иҗатын яраткан, үзен якын иткән, гомумән сәнгатькә гашыйк кешеләр җыелган иде. Китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы килгән кунакларны Мәхмүт Исмәгыйлевның тормышы, иҗаты, рәссам һәм шагыйрь буларак иҗат үзенчәлекләре белән тирәнтен таныштырды. Әлеге чарага килгән һәркем Мәхмүт Исмәгыйлевның  күргәзмәсе белән танышып, аның иҗаты турында үз фикерен җиткерде.

Шулай ук әлеге кичәдә районыбызның балалар сәнгать мәктәбенә йөрүче балалар, музыка мәктәбе укытучылары, авылдашы Зөлфия ханым тарафыннан җырлар башкарылды. Китапханәчеләр һәм актив китап укучылар Мәхмүт Исмәгыйлев иҗат иткән шигырьләр белән килгән кунакларны таныштырдылар.

19 февраль көнне Ватанны саклаучылар көне алдыннан 4 нче урта мәктәпнең 8 Б сыйныфы укучылары өчен китапханәче Пахомова В.Г., «Армия калейдоскобы» дигән викторина үткәрде.

19 февраль көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә “Ләйсән” балалар бакчасының өлкән төркеме балалары өчен Фирдания Закирова «Туган телем – иркә гөлем!» дигән әдәби сәгать үткәрде. Ул балаларны туган тел көне тарихы, татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре, халык авыз иҗаты китаплары белән таныштырды. Балалар төрле уеннарда катнашты, табышмаклар чиште, “Туган тел” җырын башкарды. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.

 

20 февраль көнне «Пушкин картасы» проекты кысаларында, Ч.Т. Айтматов исемендәге №1 гимназияның 9 «б» сыйныф укучылары өчен, уку залы китапханәчесе  Заһидуллина Г.,«Бөек Ватан сугышы» дигән ителлектуаль уен уздырды.

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International