Кукмара районында яшәүчене исерек хәлдә транспорт чарасы белән кабат идарә иткән өчен хөкем иттеләр
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Татарстан республикасында ГТО үсеше
2025 елның 22 февралендә Сосновка шәһәрендә атказанган спорт мастеры, Олимпия чемпионы Евгений Беляев истәлегенә чаңгы ярышлары узды.
21февраль көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х. үзәк китапханәдә, “Сөембикә” клубы кунаклары өчен, Халыкара туган тел көненә багышланган, “Ярдәмең берлән синең ” дигән әдәби сәгать үткәрде. Китапханәче бәйрәмнең тарихы, килеп чыгышы турында сөйләде. Чарага килгән кунаклар “Туган тел”, “Яшьлек “төркемнәренә бүленеп кызыклы биремнәр үтәделәр. Шагыйрь Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, шагыйрә Сания Әхмәтҗанова шигырьләрен сөйләделәр, ретро җырлар башкардылар. Якташ шагыйребез, “Килегез Кукмарага” китабы авторы Харис абый Мостафин туган телгә багышланган шигырьләрен укып үтте. Мәдәният йорты хезмәткәре Әлфинур Юнысова, күренекле җырчы Рәшит Ваһапов репертуарындагы “Умырзая” җырын башкарды. Чара ахырында килгән кунаклар бергәләп татар халкының гимнына әйләнгән “Туган тел” җырын башкардылар.
Кукмарада ир-атны әтисен үтерү белән янаган өчен хөкем итәчәкләр
2025 елның 23 февралендә һәвәскәр командалар арасында Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган хоккей турниры булды. Турнирда «Единство»,«Олимп» Кукмарадан, Зур Кукмараның «Большак» командалары катнашты.
2025 елның 21-22 февралендә Кукмарадан «Ягуар» һәм Кирово-Чепецк шәһәренең «Олимпия» командалары арасында 2014 елгы яшүсмерләр арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге матчлары узды.
Аязучан болытлы һава. Башлыча явым-төшемсез.
Төнлә һәм иртән урыны белән томан.
Җил төньяк-көнчыгыштан 5-10 метр тизлектә, урыны белән 14 метр тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -13..-18, төньякта аязганда -23 кадәр.
Көндез максималь температура -6..-11˚.
Юлларда бозлавык.