ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2015 ел
дүшәмбе
9 нчы июльдә Село Чура авылы китапханәчесе Лидия Азина якташ язучыбыз Рәниф Шәриповка 65 яшь тулу уңаеннан “Көчле рухлы, язмышларга буйсынмас шәхес” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. 
7 июльдә Түбән Арбаш авылы китапханәчесе Рима Хисамова мәдәният йортында “Гаилә, тугрылык һәм мәхәббәт” көне уңаеннан “Бәхетебез булсын түгәрәк” дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә уздырды. 
11 июль көнне Беезняк авылы мәдәният йортында «Гайлә, мәхәббәт һәм тугрылык» коне уңаеннан, «Без килмәдек бит буш китәргә» дип аталган бәйрәм кичәсе узды. Бәйрәмдә яшь гайләләр катнашты.

11
июль, 2015 ел
шимбә
Бүгенге көнгә район хуҗалыкларында һәм агрофирмаларда 17200 тонна печән, 6200 тонна сенаж хәзерләнгән. Бу бер баш шартлы терлеккә 14,6 центнер азык берәмлеге туры килә. Әле 7 мең гектарда катнаш азык культуралары, 5 мең гектарда күпьеллык үләннәрнең икенче катын, 6 мең 500 гектарда кукуруз уңышын җыясы бар.

10
июль, 2015 ел
җомга

Шушы көннәрдә Зур Кукмара авылының Мәктәп һәм Ленин урамнарындагы юлларда “зебра”лар барлыкка килде. Мәдәният йорты һәм Зур Кукмара авыл җирлеге хезмәткәрләре көче белән алты урында җәяүлеләр өчен юл полосалары – “зебра”лар ясалачак. Сары һәм ак төсләрдә чиратлаштырып буялган полосалар автомобиль йөртүчеләргә дә, җәяүлеләргә дә әллә каян күренеп тора.


9
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
27 нче июнь – яшьләр көне. Яшьләр көне уңаеннан Березняк мәдәният йортында, эшләрендә, укуларында зур уңышларга ирешкән яшьләр белән “Яшьлек бит ул бер генә” дигән темага очрашу үткәрелде. Кичәдә бүгенге көндә Чехиядә икенче югары белемен алучы һәм тәҗрибә туплаучы Сибгатуллина Гөлчәчәк тә катнашты. Гөлчәчәк Казан технология университетын кызыл дипломга тәмамлады.
8 июль көнне Җиңү Паркы каршында Гайлә көненә багышланган тантаналы кичә уздырылды. Бәйрәм барышында күп кенә үрнәк гайләләрне тәбрикләп районыбызның үзешчән оста җырчылары катнашында концерт булды.
Бәйрәм концерты яшьләр өчен дискотека белән тәмамланды.
“Президент белән бергә” программасы рамкаларында “Шәфкать” сәламәтләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар Кукмара туган якны өйрәнү музеенда экскурсиядә булдылар.

8
июль, 2015 ел
чәршәмбе

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Өлге авылында гомер кичерүче Салиховлар гаиләсендә булып кайттык. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Гарифуллин Хатирә апа белән Мөбарәкҗан абыйга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале, Мактау грамотасы, район җитәкчесенең Рәхмәт хатын тапшырды. Шулай ук район ЗАГС бүлеге мөдире Зөлфия Латыйпова, Манзарас авыл җирлеге башлыгы Рашидә Хәбибуллиналар да өлкәннәргә үзләренең котлау сүзләрен ирештерделәр.

7 июль көнне Район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина Олыяз авлында яшәүче Хайруллина Минеҗамал Габдрахман кызын 90 яшьлек юбилее белән котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International